Логотип Идель
Реклама
Социальная реклама
Яңалыклар

Әдәби Казан белән танышмы сез?

Татар китабы йорты иртәгә, 12 август көнне, «Әдәби Казан» дигән шәһәр буйлап җәяүле экскурсия үткәрә.

Татар китабы йорты иртәгә, 12 август көнне, «Әдәби Казан» дигән шәһәр буйлап җәяүле экскурсия үткәрә.

«Бу экскурсияне беренче тапкыр оештырабыз. Маршрутның беренче ноктасы — безнең музей, Шәриф Камалның мемориаль фатиры. Чөнки утызынчы елларда күп кенә әдәби процесслар шушы йортта һәм шушы урамда барган. Шулай ук Кремль урамындагы берничә ноктада тукталачакбыз. Экскурсия матбугат йортында тәмамланачак», — диде Татар китабы йорты директоры Айдар Шәйхин.

Шулай ук экскурсиягә килүчеләрне тарих фәннәре кандидаты Гөлназ Җиһангирова татар совет газеталары редакцияләре белән таныштырачак, Һади Такташ һәм Галиәскәр Камалның кайда эшләүләрен һәм башкалар турында сөйләячәк.

Реклама

«Бу — безнең өчен сынап карау. Мондый форматтагы җәяүле экскурсияләр үткәргән юк иде әле. Уңышлы булса, киләчәктә дә дәвам итәрбез дип уйлыйм», — диде Айдар Шәйхин «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Экскурсия иртәгә, 12 августта, 17 сәгатьтә Островский урамы, 15 йортта башлана.

Чыганак: Татар-информ

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев