Логотип Идель
Яңалыклар

ӘДӘБИ ӘСӘРЛӘР БӘЙГЕСЕНЕҢ БҮЛӘКЛӘҮ ФОНДЫ –3 МИЛЛИОН СУМНАН АРТЫК

Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе тарафыннан әдәби әсәрләргә бәйге игълан ителде. Бүген конкурсның оештыручылары белән әлеге бәйге турында матбугат конференциясендә сөйләштек. Кайбер оештыру моментлары якын арада хәл итеп бетерелергә тиеш…

Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе тарафыннан әдәби әсәрләргә бәйге игълан ителде. Бүген матбугат конференциясендә конкурсның оештыручылары белән әлеге бәйге турында сөйләштек. Кайбер оештыру моментлары якын арада хәл итеп бетерелергә тиеш…

Конкурс татар телен саклау һәм үстерү, татар әдәбиятын яңа әсәрләр белән баету, татар язучыларын иҗат итү белән кызыксындыру, татар телендә әдәби әсәрләр иҗат итүче яңа авторларны барлау максатыннан үткәрелә.

Конкурс түбәндәге ун номинациядә уздырыла: роман, повесть, хикәя, поэма, шигырь, повесть (үсмерләр әдәбияты), хикәя (үсмерләр әдәбияты), шигырь (үсмерләр әдәбияты), хикәя (балалар әдәбияты), шигырь (балалар әдәбияты). Конкурска әдәби әсәрләр басма рәвештә 3 (өч) нөсхәдә һәм электрон рәвештә тапшырыла.

Конкурста катнашу өчен татар телендә язылган, моңа кадәр массакүләм мәгълүмат чараларында, төрле җыентыкларда басылмаган әсәрләр генә кабул ителә. Бер автордан килгән әсәрләр саны чикләнми.

Конкурста катнашу өчен әдәби әсәрләр «ТАТМЕДИА» АҖ филиалы – «Казан утлары» журналы редакциясенә (420066, Казан шәһәре, Декабристлар ур., 2 йорт) җибәрелә. Белешмәләр өчен телефон: (843) 222-09-83 (өстәмә: 1612 яисә 1617); электрон адрес: kazanutlari@yandex.ru

«Роман» номинациясе буенча – 2021 елның 1 декабренә кадәр кабул ителә, ә калган номинацияләр буенча 2021 елның 1 сентябренә кадәр кабул ителә.

- Бүгенге көндә жюри составы билгеле түгел, аларның исемлеген туплау бара. – дип төгәлләштерде "Казан утлары" журналының баш мөхәррире, язучы Рөстәм Галиуллин.


Конкурс форматы ябык дип игълан ителде, ләкин андагы әсәрләр белән халыкны ничек таныштыру ягы әлегә сорау астында кала:


- Конкурсны ачык итеп эшләү бик кыенга туры килер иде. Чөнки романнар, повестьләр – күләмле жанрлар, өстәвенә, номинацияләр дә бик күп. Аны бастырып чыгару кыен булыр иде. – дип сүзен дәвам итте Рөстәм Галиуллин.

- Мондый бәйгенең төп максаты татар әдәбиятын, милли әдәбиятны үстерү. Әлеге бәйгенең иң олы максаты – дөнья әдәбиятына чыгарырлык әсәрне табу. Шедевр әсәрләр бирер өчен, башка телләргә тәрҗемә итү өчен милли әдәбият язучылары күп булырга тиеш. Әдәбиятта сан сыйфат белән дә бәйләнгән. Язучылары күп булмаса, әдәбият үсеш кичерә алмый. Шуңа конкурсның тагын бер максаты - әдәбиятка күбрәк кешене тарту, бигрәк тә яшьләрне. – диде Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе вице-президенты Дания Заһидуллина.

- Конкурс белән генә әдәбиятның кимәлен күтәреп буладыр, дип уйламыйм, ул күп факторларга бәйле. Ә менә стимул буларак язучыларга бу, әлбәттә, әйбәт нәрсә. Бәйгегә килгән әсәрләр арасында төрлесе булыр: “әнием, мин сине яратам”, “авылымны сагындым” дигәннәре күпчелек тә булыр, дип уйлыйм. Тема мәсьәләсендә чикләр, таләпләр куелмаган, ләкин шәхсән минем милләтне рухландыра торган әсәрләрне күрәсем килә. – дип, ТР Дәүләт Советы депутаты Ркаил Зәйдулла үзенең теләкләре белән уртаклашты.


Әлегә бәйгене оештыручылар алдында берничә сорау ачык кала. Ул да булса, жюрилар составы, әсәрләрне халыкка тәкъдим итү формасы (социаль челтәрләрме, журнал битләрендәме), вакыты (конкурс узу белән параллель рәвештәме, әллә нәтиҗәләр билгеле булгач кынамы), шуңа бәйле рәвештә анонимлык, псевдоним куллану мәсьәләсе дә килеп чыга. Моннан тыш киң җәмәгатьчелекнең әсәрләрне редакцияләнгән яки редакцияләнмәгән вариантта укулары да билгеле түгел.

Конкурс нәтиҗәләре Комиссия тарафыннан раслана. Һәр номинациядә 3 (өч) җиңүче билгеләнә һәм алар түбәндәге күләмдә акчалата премия белән бүләкләнә:
«Роман» номинациясендә:
I урын – 500 000 сум
II урын –  400 000 сум
III урын – 300 000 сум
«Повесть» номинациясендә:
I урын – 300 000 сум
II урын – 200 000 сум
III урын – 150 000 сум
«Поэма» номинациясендә:
I урын – 200 000 сум
II урын – 150 000 сум
III урын – 100 000 сум
«Хикәя» номинациясендә:
I урын – 100 000 сум
II урын – 75 000 сум
III урын – 50 000 сум
«Шигырь» номинациясендә:
I урын – 40 000 сум
II урын – 30 000 сум
III урын – 20 000 сум
«Повесть» (үсмерләр әдәбияты)  номинациясендә:
I урын – 300 000 сум
II урын – 200 000 сум
III урын – 150 000 сум
«Хикәя» (үсмерләр әдәбияты) номинациясендә:
I урын – 100 000 сум
II урын – 75 000 сум
III урын – 50 000 сум
«Шигырь» (үсмерләр әдәбияты)  номинациясендә:
I урын – 40 000 сум
II урын –  30 000 сум
III урын – 20 000 сум
«Хикәя» (балалар әдәбияты) номинациясендә:
I урын – 100 000 сум
II урын – 75 000 сум
III урын – 50 000 сум
«Шигырь» (балалар әдәбияты) номинациясендә:
I урын – 40 000 сум
II урын – 30 000 сум
III урын – 20 000 сум
Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев