-
Шәриф Камал Әдәби мәктәбендә дәресләр дәвам итә Бу атнада узачак ике дәресне Татар китабы йорты ачык форматта да уздыра. Катнашу ирекле (түләүсез), ләкин алдан теркәлү сорала.
-
Композитор Миләүшә Хәйруллинага «Тантана» премиясе тапшырылды Татар язучысы Кави Нәҗми һәм аның хатыны, танылган тәрҗемәче Сәрвәр Әдһәмованың саф мәхәббәтенә багышланган әсәр халыкара конкурслар лауреаты, композитор, педагог Миләүшәне җитлеккән талантлы композитор буларак раслады.
-
«Апуш» татар балалар театр студиясе «Театраль Идел буе» фестивалендә җиңү яулады Финалда Идел буе федераль округының барлык субъектларыннан 28 спектакль катнашты.
-
"Аулак өй - көрәш": Ничек тамырсыз яшәргә? 27 март көнне Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрында Төбакара "Аулак уй-көрәш" проектының зона ярышлары узды. Аның максаты — татар әдәбияты классикасын өйрәнү, милли йолаларны яңарту.
-
"Исемсез кичә": яшь иҗатчыларга хәер-фатиха Габдулла Кариев исемендәге яшь тамашачылар театрында җанында шигырь уты булганнар өчен галиҗәнап шигырь кичәсе үтте. “Исемсез кичә” дип аталган чара “Идел” журналының яңа проектына - “Яңа исем” иҗат лабораториясенә рәсми старт булды.
-
Җәлил бүләге ияләре Җәлил музеенда Ел саен Балтач районындагы Муса Җәлил музее Карадуган гимназиясе белән берлектә зур чара – Муса Җәлил премиясе ияләре белән очрашу уздыра. Быелгы очрашуга шагыйрьләр – Булат Ибраһим, Рифат Сәлах һәм дирижер, аранжировка остасы Ильяс Камал килделәр.
-
К.Тинчурин театрында премьералар: “Татар теле – сәхнә теле” һәм "Аферист" К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры чираттагы премьераларын тәкъдим итәргә әзер.
-
"Идел" журналы "Исемсез кичә" уздыра «Идел» журналы «Калеб» яңа буын җыены һәм Габдулла Кариев исемендәге яшь тамашачы театры белән берлектә җанында шигырь уты булганнар өчен ГАЛИҖӘНАП ШИГЫРЬ кичәсе уздыра.
-
Стресслы хәлләргә ни рәвешле ресурслар тупларга
Дилә Нигъмәтуллина кабактан тиз генә нәрсә пешереп булганын сөйләде
Кабаклар бакчадан өйгә кереп утырды. Нәрсә пешерергә белмисезме? Әллә ни мәшәкатьле булмаган бер рецепт бар икән. Аны җырчы Дилә Нигматуллина үз инстаграмында уртаклашты.
Кирәк булачак:
кабак;
бер-ике теш сарымсагы;
карри яки куркума дигән тәмләткеч;
кокос сөте;
атланмай;
кунжут;
«французские травы» яки «прованская смесь» тәмләткече.
«Кабакны шакмаклап турыйсың да тоз саласың. Бер ике теш сарымсакны угычтан уып, кабакка салып болгатасың. Карри яисә куркума дигән тәмләткеч һәм сары май салып электр яисә газ мичендә бер 30-35 минутка тыгасың. Пешеп чыккач, өстенә кокос сөте саласың. Кунжут орлыклары бар икән, шулай ук сибеп җибәрсәгез була... Шулай ук «французкие травы» яисә «прованская смесь» дигән тәмләткеч тә бик килешә», – дип язган Дилә.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз