Логотип Идель
Яңалыклар

ДИНИ БӘЙГЕДӘ КАТНАШ, АКЧА ОТ!

Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте Идел буе Болгар дәүләтендә исламны кабул итүнең 1100-еллыгы бренды идеясен эшләүгә бөтенроссия бәйгесен уздыра.

Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте  Идел буе Болгар дәүләтендә исламны кабул итүнең 1100-еллыгы бренды идеясен эшләүгә бөтенроссия бәйгесен уздыра.

Бәйгенең максаты – символ буларак куллану максатыннан, Идел буе Болгар дәүләте тарафыннан ислам динен кабул итүнең 1100-еллыгы өчен, юбилей чараларының төп максатларын, бурычларын һәм төп эчтәлеген чагылдырган иң яхшы бренд идеяләрен сайлап алу. Бренд идеясе дигәндә, аның концепциясе, график сурәте (логотип) һәм шигаре күзаллана. Оештыручылар ниятләвенчә, бренд идеясе Россиядә һәм дөнья күләмендә Идел буе Болгар дәүләтендә ислам кабул ителүнең 1100-еллыгын иң уңышлы ысул белән күрсәтергә тиеш, ди проект авторлары.

Гаризалар һәм иҗади эшләр бәйгегә 1 марттан 30 апрельгә кадәр кабул ителә. Аларны brend1100@bk.ru адресы буенча электрон почтага җибәрергә мөмкин. Бәйгегә йомгак 2021 елның 30 маена кадәр ясала. Оештыручылар барлыгы өч җиңүчене ачыклый. Бәйге шартлары буенча, җиңүченең һәркайсына 100 мең сум күләмендә акчалата бүләк тапшырыла.

Бренд идеяләрен бәяләгәндә (бренд идеясе концепциясе, аның график сурәте һәм шигаре) теманы ачу тирәнлеге; иҗади якын килү; идеяләрнең һәм сәнгать чишелешенең чагылышы; конкурс тематикасына туры килү; юбилей чараларының эчтәлеген чагылдыру; идеянең һәм сәнгати бирелешенең оригинальлеге һәм уникальлеге; осталык; эскизның эчтәлеге; техник үтәлеш кебек критерийлар кулланыла.  

Бәйгенең шартлары турында тулырак Нигезләмәдән укып белергә була. Бәйгедә катнашу мәсьәләләре буенча (843) 237-59-39 телефонына шалтыратып белешергә мөмкин.

Конкурста теләге булган һәркем катнаша ала.

Бәйге нәтиҗәләре ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең  dumrt.ru адресы буенча урнашкан сайтында басылып чыга.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев