Логотип Идель
Яңалыклар

Диния нәзарәте Татарстанда Корбан бәйрәмен уздыру тәртипләрен билгеләде

Татарстан мөфтиятенең Казыйлар һәм Голәмәләр шуралары тарафыннан 2023 елда Корбан бәйрәмен һәм гает намазын үткәрү тәртипләре расланды.

Бу турыда Диния нәзарәте хәбәр итте.

Гарәфә көне итеп 27 июнь көне билгеләнде, Корбан гаетенең беренче көне 28 июньгә туры килә (Зөлхиҗҗә аеның 10нчы көне). Бу көнне Татарстан мәчетләрендә җәмәгать белән бәйрәм намазлары үтәчәк.

Татарстанның барлык мәчетләрендә дә Корбан бәйрәме уңаеннан гает намазын кояш чыгып 30 минут узгач уку тәкъдим ителә. (Мисал өчен, 28 июнь көнне кояш Казанда 03.01 сәгатьтә, Актанышта - 02.42 сәгатьтә чыга). Башкала мәчетләрендә Корбан гаете түбәндәге тәртиптә үтәчәк:

2.30 - 03.00 – Коръән укылу;
03.00 - 03.30 – гает вәгазе укылу;
03.30 – гает намазын уку;
03.40 – гарәп телендә хөтбә, Коръән укып дога кылу.

Гает намазы укылганнан соң махсус билгеләнгән урыннарда корбан чалу башланачак һәм ул Казан шәһәрендә 30 июнь 20.32 сәгатькә кадәр (кояш баеганчы) дәвам итәчәк. Корбан нисабы күләме 36 мең сумны тәшкил итә.

Чыганак: Татар-информ

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев