Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!
  • Рус Тат
  • Реклама
    ТАССР 100 ел
    Яңалык/Эксклюзив
    Видео
    • Стресслы хәлләргә ни рәвешле ресурслар тупларга

    Диния нәзарәте Хэллоуин бәйрәменә мөнәсәбәтен белдерде

    Мөселман Диния нәзарәтенең шәригать мәсьәләләре бүлеге башлыгы Булат хәзрәт Мөбәрәков 31 октябрьдә уздырыла торган Хэллоуин бәйрәменә карата үз фикерен белдерде.

    Реклама

    Мөселманнарга Хэллоуинны бәйрәм итәргә ярамый, чөнки бу чара традициясе гомумкешелек кыйммәтләренә каршы килә һәм аны ниндидер дәрәҗәдә «шайтан бәйрәме» дип билгеләргә мөмкин.
    "Бездә (Хэллоуинга) мөнәсәбәт тискәре. Бу культура күпмедер дәрәҗәдә иблис мәдәниятенә әверелде дияргә була. Гомуми алганда, нормаль традицияләргә, гомумкешелек традицияләренә каршы килә торган бөтен нәрсә иблис традициясе булып тора, - дип сөйләде ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең шәригать мәсьәләләре буенча бүлек җитәкчесе. 
    Мондый төрдәге чаралар милләтне деградацияләүгә һәм юк итүгә китерә, дип ышана руханилар. 
    "Хәтта кешеләр ниндидер шундый әйберне билгеләмәсәләр дә, куркыныч әйберләргә киенмиләр, тик, мәсәлән, спиртлы эчемлекләр эчәләр, зина кылалар һәм башкалар (бик күп әдәпсез бар), без моны кешелекнең традицион нормаларына һөҗүм итү дип кабул итәбез. Чөнки бу милләтне деградацияләүгә китерә, һәм милләт шул рәвешле юкка чыга ", - дип аңлатты Булат хәзрәт Мөбәрәков. 
    Моннан тыш, Хэллоуин хөрмәтенә оештырылган кичәләр Иблис турында, дини караштан кабул итәрлек түгел.  
    "Монда Иблисне ачыктан-ачык телгә алу бар, кайбер чаралар (Хэллоуин хөрмәтенә) хәтта "Иблис балы" дип рекламалаштырдылар. Барлык дин тотучыларга киңәш: бу вакыйганы бәйрәм итү урыннарына йөрмәскә, аны искә алмаска һәм билгеләп үтмәскә», - дип нәтиҗә ясады хәзрәт.

    Чыганак: yashel-uzan.ru/

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов:
    Реклама
    • Арктикага чакыру
    • Үзмәшгульләргә!
    • Уңайлы шәһәр мохите формалаштыру
    • Физик затларның керемен декларацияләү
    • Санкция чикләүләре шатларында Россиянең финанс системасы эшчәнлеге
    • Налог бурычларың турында хәбәрдар бул!
    • Наркотиксыз тормыш
    • Тәртип радиосын тыңла
    • 3-НДФЛны - 30 апрельгә кадәр
    • "Китап" радиосын тыңла!