Логотип Идель
Яңалыклар

Дәүләт хезмәтләре порталында халык санын алу буенча функционал эшли башлаячак

Порталдан файдаланучы электрон исәпкә алу кәгазьләрен теләсә кайсы уңайлы вакытта тутыра ала.

15-нче октябрьдән 8-нче ноябрьгә кадәр РФ Дәүләт хезмәтләре порталында күрсәтелгән ресурста стандарт яки расланган исәпкә алу язмасы булган Россия халкы өчен «Халык санын алуда катнашу» бүлеге ачык булачак. Бу хакта Бөтенроссия халык санын алу медиа-офисы хәбәр итә.

Порталдан файдаланучы электрон исәпкә алу кәгазьләрен теләсә кайсы уңайлы вакытта тутыра ала. Өстәвенә, ул анкетаны үзе өчен генә түгел, һәммә гаилә әгъзаларына да тутыра ала. Казан шәһәре дәүләт статистикасы бүлегендә аныклап узуларынча, порталда «Халык санын алуда катнашу» бүлеге күрсәтелгәндә, үзеңнең факттагы даими яшәү адресын күрсәтергә кирәк, ул теркәлү адресы белән туры килмәскә мөмкин.

Кайбер электрон исәпкә алу битләрендәге юллар алдан тутырылган булырга мөмкин – аларны ресурс дәүләт хезмәтләре порталының хисап язмасыннан алырга мөмкин. Мәсәлән, җенес, туган көн, туган урын, гражданлык, кайбер торак шартлары турындагы сораулар тутырылырга мөмкин. Кирәк булганда, респондент аларны үзгәртә ала.

Исәпкә алу кәгазьләрен тутырганнан соң, кулланучыга дәүләт хезмәтләре порталының шәхси кабинетына фатирда исәпкә алынган һәр кешенең исәпкә алынуын раслаучы уникаль кодлар киләчәк. Моннан тыш, граждананин үзләренең барлык йорт хуҗалыкларына исәпкә алу нәтиҗәләре турында мәгълүмат белән аларны берләштерүче QR-код алачак. Кодларны исәпкә алучыга яки стационар исәпкә алу участогында күрсәтергә кирәк булачак.

Исегезгә төшерәбез, булачак халык санын алу Россия тарихында уникенче булачак һәм яңа цифрлы форматта узачак. Төп яңалык булып стандарт яки расланган хисап язмасы булган очракта РФ дәүләт хезмәтләре порталында (gosuslugi.ru) халык санын алу кәгазен мөстәкыйль тутыру мөмкинлеге торачак. Торак йортлар буйлап йөргәндә исәпкә алучылар махсус программа белән тәэмин ителгән планшетлар кулланачак. Исәпкә алуны шулай ук стационар участокларда, шул исәптән «Минем документлар» дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү буенча күпфункцияле үзәкләр биналарында да узарга мөмкин булачак.

Халык санын алу 2021 елның 15-нче октябреннән 14-нче ноябренә кадәр узачак. Аның вакыты катлаулы эпидемиологик хәл аркасында берничә тапкыр күчерелде.

Чыганак: kzn.ru

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев