Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!
  • Рус Тат
  • Реклама
    ТАССР 100 ел
    Яңалык/Эксклюзив
    Видео
    • Стресслы хәлләргә ни рәвешле ресурслар тупларга

    Дөнья авырлыклары турында мәсәл

    Кызы әтисе янына киңәш сорарга һәм зарланырга килгән икән:

    - Әти, мин барысыннан да туйдым, эшем бик авыр, шәхси тормышымда да катлаулыклар... Ничек минем кебек нәфис кыз кешегә бу авылдыкларның барысына да чыдарга соң?
    - Хәзер бер әйбер күрсәтәм үзедә, - дигән әтисеәтисе һәм кызын кухняга алып кергән.
    Әти кеше плитәгә өч кәстрүл куйган. Бер кестрүлгә кишер, икенчесенә йомырка, өченче кәстрүлгә кофе салган.   Бераз кайнаткан һәм кызыннан сораган:

     - Боларның һәрберсенә нәрсә булды?
    - Йомырка белән күкәй пеште, ә кофе эреде, - дигән кыз.

    - Шулай, - дигән әтисе, ләкин төбенәрәк төшеп карасаң, аңларсың, башта каты булган кишер бераз кайнаткач йомшарып беткән, әз генә бәрелсә дә ватылып ага тораган йомырка, пешкәч каты булган. Күрәсең кыяфәтләре бик үзгәрмәде, ләкин эчләре дә, тәме дә бик үзгәрде. Бу кайнаган су тормыш кыенлыклары кебек. Тыштан нык булып күренгән кеше кайчакта авырлыкларга чыдый алмый, ә йомшак кеше авырлыклар белән очрашкан саен ныгый гына.

    Реклама

    - Әти, мин аңладым бугай, ди икән кызы. - Каһвә кайнар суга эләккәч үзе дә үзгәрә, суны да үзгәртә. Судан бөтенләй башка бер эчемлек ясый. Кайбер кешеләр дә шулай, авыр, катлаулы хәлләрдән файда таба беләләр, шулай бит?

    - Ансын белмим, каһвә эчәсе килгән иде минем, син килеп таң тишегенннән зарлана башлаганчы, - ди икән әтисе.

    Иртәләр хәерле, көннәрегез авырлыкларсыз булсын!

     

    Теги: мәсәл

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов:
    Реклама
    • Арктикага чакыру
    • Үзмәшгульләргә!
    • Уңайлы шәһәр мохите формалаштыру
    • Физик затларның керемен декларацияләү
    • Санкция чикләүләре шатларында Россиянең финанс системасы эшчәнлеге
    • Налог бурычларың турында хәбәрдар бул!
    • Наркотиксыз тормыш
    • Тәртип радиосын тыңла
    • 3-НДФЛны - 30 апрельгә кадәр
    • "Китап" радиосын тыңла!