Дөньяда коронавирус инфекциясе йоктырган кешеләр саны 470 миллионнан артып киткән
Дөньяда коронавирус инфекциясе йоктырган кешеләр саны – 470,8 миллионнан, әлеге чирдән вафат булучылар исәбе 6,09 миллионнан артып киткән.
Дөньяда коронавирус инфекциясе йоктырган кешеләр саны – 470,8 миллионнан, әлеге чирдән вафат булучылар исәбе 6,09 миллионнан артып киткән. 22 мартка булган мәгълүматлар шуны раслый. Бу хакта «Российская газета» Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасына сылтама белән хәбәр итә.
Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасына килгән мәгълүматлардан күренгәнчә, коронавирус йоктыручыларның күбесе (79 миллионнан артык кеше) АКШта теркәлгән. Һиндстанда әлеге күрсәткеч – 43 миллион, Бразилиядә – 29,6 миллион, Франциядә – 23,4 миллион, Бөекбританиядә 20,3 миллион кеше тәшкил итә. Үлем-китем очракларының да күбесе АКШта, биредә 964,4 мең кеше коронавирус корбаны булган. Әлеге уңайдан Бразилия (657,2 мең) – икенче, Һиндстан (516,5 мең) өченче урынны били, дип хәбәр итә ТАСС агентлыгы.
Чыганак: Татар-информ
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев