Дөньядагы иң популяр балалар мультсериалы ачыкланган
Соңгы 60 көн эчендә әлеге мультфильм «Свинка Пеппа», «Щенячий патруль» һәм «Улица Сезам» кебек чит ил хитларын да узып киткән.
«Маша и Медведь» мультсериалы Parrot Analytics балалар контенты рейтингында беренчелекне яулаган. Бу хакта Animaccord компаниясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Соңгы 60 көн эчендә әлеге мультфильм «Свинка Пеппа», «Щенячий патруль» һәм «Улица Сезам» кебек чит ил хитларын да узып киткән.
«Маша и Медведь» анимацион сериалы 2009 елда экраннарга чыкты. Ул 42 телгә тәрҗемә ителгән һәм дөньяның бөтен почмакларында да диярлек күрсәтелә.
2020 елның апрелендә мультсериал дөньяда иң күп яратып карала торган брендлар бишлегенә кергән.
Чыганак: Ватаным Татарстан
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев