Логотип Идель
Яңалыклар

Документаль фильмга саундтреклар альбомы тәкъдим ителде

Саундтрек шагыйрь Рәхим Саттар сүзләренә язылган 10 уникаль татар җырыннан тора.

 

Gorizont films документаль кино продюсерлык үзәге һәм Yummy Music татар лейблы «Высокий дух» фильмына язылган композицияләр альбомын тәкъдим итте.

Саундтрек шагыйрь Рәхим Саттар сүзләренә язылган 10 уникаль татар җырыннан тора. Бу проектта сигез Казан артистын һәм композиторы музыкаль әсәрләрендә шигъриятнең тирән һәм кабатланмас мәгънәсен ача алган. Саундтрекны эшләгәндә һәр артист шигырьне үзе сайлаган. 

Музыкантлар жанрлар белән экспериментлар ясаган һәм төрле стильдә эшләгән.

Җырларның авторлары — Йосыф Бикчәнтәев, Дмитрий Крапивин һәм Әлфия Гәрәйшина, Ания Фәйзрахманова (Juna), Александра Мостафина, Fauzia, Оскар Юнысов (GAUGA), URTIC һәм Зуля Камалова. Альбомда ике татар халык җыры да бар, аларны төп геройның туган авылы – Чишмә халкы язган.

 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев