Логотип Идель
Яңалыклар

Документаль фильмнар фестивалендә катнаш - грант от!

Җиңүчеләр 500 мең сум күләмендә грант алачак.

Татарстан режиссерлары өчен масштаблы "Белем.Кино" документаль фильмнар фестивале була. Аны Россиянең "Белем" җәмгыяте оештыра, дип хәбәр итә "Татар-информ". 

Сайлап алу биш төп номинациядә узачак:

"Кинохроника"

"Тикшеренүләр" ("Исследования"),

"Әңгәмә" ("Беседа"),

"Табигать күренешләре турындагы фильм" ("Видовой фильм"),

"Беренчеләр" ("Первые").

Бу номинацияләрдә җиңүчеләр 500 мең сум күләмендә грант алачак. Гаризалар кабул итү 20 октябрьгә кадәр дәвам итә.

"Беренчеләрне сайлау" ("Выбор Первых") махсус номинациясендә җиңүче өчен 200 мең сумлык грант бирү каралган. Грант акчаларын тәмамланмаган кинодокументаль проектны гамәлгә ашыру, профильле уку, стажировка һәм кино төшерү өчен профессиональ җиһазлар сатып алуга тотарга мөмкин. 

Фестивальдә 18 яше тулган Россиянең һәр гражданы катнаша ала, ә «Беренчеләр» һәм «Беренчеләрне сайлау» махсус номинацияләрендә 14 яшьтән катнашырга мөмкин.

"Белем" җәмгыяте генераль директоры Максим Древаль сүзләренчә, фестивальнең максаты - кино индустриясенә кешеләргә эчтәргеч бирү һәм кинокартиналарны, ә чынлыкта белемне максималь киң аудиториягә җиткерү.

Бәйгегә тәкъдим ителгән барлык эшләр жюри тарафыннан бәяләнә. Иң яхшы эшләр кинофестивальнең шорт-листына керәчәк.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев