Дөнья яшьләре берләшә!
Казанга дөньяның 30 иленнән яшьләр җыелды. Башкалабызда шушы көннәрдә яшьләр глобаль саммиты ачылды.
Икенче саммит темасы – “Балаларны һәм яшьләрне хәзерге вакытта тәрбияләүдә традицион кыйммәтләрнең роле”.
Саммитта Ливия, Сенегал, Ливан, Иран, Камерун, Таҗикстан, Сомали илләре яшьләре эшләре буенча ведомстволар җитәкчеләре һәм министрлар, Ислам хезмәттәшлеге оешмасы генераль секретариаты, Ислам тарихын, мәдәниятен һәм сәнгатен өйрәнү буенча Халыкара фәнни-тикшеренү үзәге (ИРСИКА), Фәнни һәм технологик хезмәттәшлек буенча даими комитет (КОМСТЕХ) вәкилләре катнаша.
Делегатларны Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары Ләйлә Фазлыева сәламләде:
"Татарстан - Россиядә Көнчыгыш һәм Көнбатыш, ислам һәм христиан мәдәниятләре кушылу урыны ул. Татарстанның күпмилләтле халкы үз мәдәнияте белән горурлана... Без хезмәттәшлеккә һәрвакыт әзер һәм ачык".
Шулай ук, Казан мэры Илсур Метшин да саммит эшчәнлегендә катнашты. Ул Татарстан башкаласын исламның Төньяк башкаласы дип очраклы гына аталмавын искәртте.
"Ислам - безнең шәһәрнең, тарихының һәм мәдәниятенең мөһим ДНКсы. Узган ел без Идел Болгарында ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгын билгеләп үттек, аның бер өлеше Казан да узды. Быел Казанда традицияләр нигезендә чыгарылган дөньядагы беренче басма Коръән басылуга 200 ел тулды", - диде Метшин үз чыгышында.
Хәзерге вакытта Казан күп юнәлешләр буенча Россия шәһәрләре - лидерлары рәтенә керә. Республика башкаласында 1,3 млн кеше яши, шуларның 30 проценты - яшьләр.
“Безнең өчен бу гади саннар гына түгел,- ди Илсур Метшин. - Бу шәһәребезнең, республиканың, бөтен илнең бүгенге һәм киләчәгенә бәйле кешеләр. Яшәү, эшкә урнашу, һөнәри үсеш, яшьләрнең ялын оештыру һәм аларны үстерү өчен шартлар тудыру - төп өстенлекләр булып тора".
Шәһәр әһәмиятендәге мәсьәләләр турында фикер алышуга тәҗрибәле экспертларны гына түгел, ә яшьләрне дә җәлеп итәргә, аларның идеяләрен, мәнфәгатьләрен һәм ихтыяҗларын исәпкә алырга кирәк, дип саный мэр.
Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык җитәкчесе урынбасары Дамир Фәттахов, Татарстан Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков, "Беренчеләр хәрәкәте" балалар һәм яшьләр гомумроссия хәрәкәтенең төбәк бүлеге советы рәисе Тимур Сөләйманов Россия һәм республикадагы яшьләр сәясәте мәсьәләләре хакында бәян итте.
Казан - Россиядә яшьләр сәясәте өлкәсендә лидерларның берсе. Шәһәрдә соңгы 10-12 елда яшьләр өчен социаль инфраструктура тамырдан яңартылган. Соңгы биш елда гына да яшьләр сәясәте учреждениеләренең 70 проценттан артыгы яңартылган.
Бүген Ратушада 13:00 сәгатьтә Саммитның пленар утырышында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашачак. Казан яшьләр глобаль саммиты кысаларында Бөтендөнья яшьләр фестивале тәкъдир ителәчәк.
Бөтендөнья яшьләр фестивале халыкара яшьләр хезмәттәшлеген үстерү максатыннан узачак. Фестиваль 2024 елның март аенда оештырылачак. Яшьләр фестивалендә катнашучылар Россиянең 30 иленә сәяхәт кылачак.
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев