Логотип Идель
Яңалыклар

«Дөрес булмаган» шагыйрьләр илендә...

«Әллүки» әдәби иҗат берләшмәсе «Идел» яшьләр журналы белән берлектә «Дөрес булмаган» шагыйрьләр илендә» дип аталган әдәби иҗат кичәсен тәкъдим итә.

2023 елның 20 апрелендә 15.30 сәгатьтә КФУның Филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институтының актлар залында «Әллүки» әдәби иҗат берләшмәсе "Идел" яшьләр журналы белән берлектә «Дөрес булмаган» шагыйрьләр илендә» дип аталган әдәби иҗат кичәсен тәкъдим итә.

Чарада Габдулла Тукай исемендәге милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе студентлары катнаша. Программада авторлар башкаруында сәхнә этюдлары, музыкаль сәламләү, «Әллүки» әдәби иҗат берләшмәсе студентлары төшергән «Бер мәхәббәт тарихы» видеоязмасы тәкъдим ителә. Кичәнең мавыктыргыч сюжетында студентларның иҗади сәләте генә түгел, ә аларның актерлык осталыгы да ачыла.

Чара студентларның иҗади потенциалын тормышка ашыру, аларның талантын һәм сәләтләрен күрсәтү, иҗади яктан үстерү һәм татар халкының милли-мәдәни традицияләрен саклау максатында оештырыла.

"Идел" журналы катнашында фатирник форматындагы иҗади очрашулар "Яңа исем" иҗат лабораториясе кысаларында оештырыла. Бу чараларда иҗади сәләтләре булган яшь егетләр һәм кызлар барлана. Беренче шундый фатирнигыбыз Казанда, Кариев театрында узды. Исемсез кичә мизгелләре түбәндәге видеода: https://www.youtube.com 

Шулай ук күптән түгел җылы шигъри кичә Арчада узды. Шигрияткә кыю-кыймас адымнарын ясаган яшьләр һәм тәҗрибәле иҗатчылар бергә җыелып, бер-берсен ишетү мөмкинлегенә ия булды. Сәләтле яшьләрнең фикерләре һәм иҗаты белән түбәндәге видеода таныша аласыз: https://www.youtube.com

Белешмә:

Студентларның «Әллүки» әдәби иҗат берләшмәсе 1944 елда Казан дәүләт университеты татар филологиясе бүлеге нигезендә студентлар әдәби түгәрәге буларак оештырыла һәм шуннан бирле Татарстан Республикасының иҗади тормышында актив катнашып, бик күп татар шагыйрьләрен һәм язучыларын тәрбияли. Казан (Идел буе) федераль университеты оешканнан соң, «Әллүки» әдәби түгәрәге Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетының татар филологиясе факультеты нигезендә озак еллар дәвамында эшләгән «Илһам» түгәрәге белән кушыла һәм түгәрәкләр үз эшчәнлеген студентларның әдәби иҗат берләшмәсе буларак дәвам иттеләр.

Берләшмәнең эшчәнлек форматы булып, иҗат кичәләре, остаханәләр оештыру, мәктәп һәм гимназия укучылары белән волонтерлык эше, Татарстан Республикасының Язучылар берлеге һәм газета-журнал редакцияләре белән актив хезмәттәшлек итү тора.

Берләшмәнең старостасы −  Яшь татар язучыларының «Иделем акчарлагы-2020» XX Республика конкурсының Гран-При иясе, 4 курс студенты Хәбибуллина Алинә Айдар кызы.  Куратор − Халисә Ширмән, прозаик, шагыйрә, сценарист, Татарстан Республикасы Язучылар берлеге әгъзасы, «Ел китабы-2009, 2012» Милли конкурсларында җиңүче, Габдулла Тукай исемендәге милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбенең татар теле белеме кафедрасы доценты.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев