Логотип Идель
Яңалыклар

«Древо жизни»: керамика, балчык, тамбурлы чигү остаханәләре эшләячәк

«Древо жизни» проектының чираттагы чарасында кунакларны квест-программа, остаханәләр һәм кичке уеннар көтә.

2 августта 18.00 сәгатьтә Казанның Горький паркында татар мәдәниятенә багышланган бәйрәм чарасы узачак.

«Древо жизни» проектының төп максаты – Идел буе халыкларының туган телләрен һәм традицион мәдәниятен саклау һәм популярлаштыру. Әлеге проект Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы кысаларында Казан Мэриясе һәм Татарстан халыклары Ассамблеясе тарафыннан Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре Комиссиясе ярдәме белән гамәлгә ашырыла.

2 августта исә казанлылар һәм башкалабыз кунаклары татар мәдәнияте чарасында катнаша алачак. Тамашачылар өчен керамика, балчык, тамбурлы чигү, читек җөе традицияләре, керәшеннәрнең «тамакса»(түшлек) ясау буенча остаханәләр эшләячәк. Биредә шулай ук татарларның төрле этнографик төркемнәренең (Казан, Пермь татарлары, мишәрләр, керәшеннәр) халык киемнәреннән торган уникаль экспозияция тәкъдим ителәчәк. Теләгән һәркем татар халкының сирәк уен кораллары белән дә таныша алачак.

Бәйрәмнең нәни катнашучылары өчен әкият персонажлары белән «Урман серләре» квест-программасы, «Әкият аланы» мәйданчыгында татар әкиятләрен тыңлау, ә уен аланында традицион уеннарын уйнау оештырылачак. 

Концерт мәйданчыгында бәйрәм кунаклары татар бию буенча мастер-класста хореография фольклорының төп элементларын өйрәнә алачак. Иҗади номерлар белән Чувашия Республикасының Урмай авылыннан Фәрит Гыйбатдинов исемендәге «Мишәр» халык җыр һәм бию ансамбле, Теләче районы Субаш авылыннан «Нардуган» керәшен халык фольклор ансамбле, «Мирас» бию ансамбле, «Риваять» этно-төркеме, мультиинструменталист Ильмир Ямалов һәм «Zakaria» фолк-төркеме чыгыш ясаячак. Чара татар уеннарыннан торган «Кичке уен» программасы белән тәмамланачак. 

2 август программасы:

18.00 – мәйданчыклар («Традицион костюм һәм аның элементлары), «Декоратив-гамәли сәнгать», «Урман серләре» квест программасы, «Музыкаль уен кораллары», «Балачак аланы», «Әкият аланы»)
18.00 – фольклор коллективлар чыгышы
18.30 – «РИВАЯТЬ» этно-төркеме
18.45 – татар биюе буенча мастер-класс
19.10 – «Zakaria» фолк-төркеме
19.20 – Ильмир Ямалов 
19.25 – «Кичке уен».

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев