-
Татарстанлыларга тарифларны исәпләү буенча ярдәм күрсәтәчәкләр Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил «Россия пенсионерлары берлеге» гомумроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан Республикасы буенча төбәк бүлеге белән берлектә Хокукый ярдәм көне үткәрәчәк.
-
Татарстан мөфтияте 11 Республикакүләм ифтарына волонтерлар җыя Ифтар кунакларын каршы алу, җәмәгать намазын укуны оештыру, ашамлыкларны өләшү һәм ахырдан өстәлләрне җыештыру өчен 16 яшьтән өлкәнрәк 700 волонтер җәлеп итү күздә тотыла.
-
Татарстан китап нәшрияты XXХ Минск Халыкара китап күргәзмә-ярминкәсендә китапларын тәкъдим итә Татарстан китап нәшрияты бирегә тарихи, туган якны өйрәнүгә караган китапларны, классик әдипләребез иҗатын, татар теленә үзөйрәткечләрне, сүзлекләрне, балалар әдәбиятын, бүләк-басмалардан тупланган төрле жанрдагы 200 китап алып килә.
-
Язучылар елмаерга чакыра Татарстан Язучылар берлегенең Тукай клубында (Мөштәри,14) “Язучылар елмая яки язгы маҗаралы көннәр” дип исемләнгән юмор кичәсе була.
-
"Исемсез кичә": яшь иҗатчыларга хәер-фатиха Габдулла Кариев исемендәге яшь тамашачылар театрында җанында шигырь уты булганнар өчен галиҗәнап шигырь кичәсе үтте. “Исемсез кичә” дип аталган чара “Идел” журналының яңа проектына - “Яңа исем” иҗат лабораториясенә рәсми старт булды.
-
Җәлил бүләге ияләре Җәлил музеенда Ел саен Балтач районындагы Муса Җәлил музее Карадуган гимназиясе белән берлектә зур чара – Муса Җәлил премиясе ияләре белән очрашу уздыра. Быелгы очрашуга шагыйрьләр – Булат Ибраһим, Рифат Сәлах һәм дирижер, аранжировка остасы Ильяс Камал килделәр.
-
К.Тинчурин театрында премьералар: “Татар теле – сәхнә теле” һәм "Аферист" К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры чираттагы премьераларын тәкъдим итәргә әзер.
-
"Идел" журналы "Исемсез кичә" уздыра «Идел» журналы «Калеб» яңа буын җыены һәм Габдулла Кариев исемендәге яшь тамашачы театры белән берлектә җанында шигырь уты булганнар өчен ГАЛИҖӘНАП ШИГЫРЬ кичәсе уздыра.
-
Стресслы хәлләргә ни рәвешле ресурслар тупларга
Дүрт көн генә эшләсәк?
РФ Хезмәт министрлыгы Русиядә дүрт көнлек эш атнасы кертү буенча эксперимент уздырырга әзерләнә. Пилотный проект милли проектлар исемлегенә кергән кайбер предприятиеләрдә гамәлгә керәчәк. Белгечләр фикеренчә, оешма эшчеләре эш сәгатенең 30-40 процентын бушка уздыра икән. Дүрт көнлек эш атнасы кертүнең дә максаты – эш көнен файдалы итү. Ләкин нәтиҗә ясау өчен төрле компанияләр буенча статистика уздыру сорала. Әлеге мәсьәлә буенча озакламый Хезмәт министрлыгында киңәшмә уздырырга телиләр.
Әлеге законның үз плюслары һәм минуслары бар
Плюслар:
+Гаилә белән бергә үткәрергә вакыт күбрәк була.
+Буш вакытның күбәюе халыкның социаль җаваплылыгын күтәрергә мөмкин.
+Кеше эш вакытын продуктиврак үткәрә башлачак.
+Закон дөрес эшләнсә, эш урыннары артачак.
Минуслар:
- Хезмәт хакларын киметмәскә сүз бирсәләр дә, эш сәгате кимү бюджетка тискәре йогынты ясаячак.
- Планга куелган эш күләмен кыскарак вакытта эшләргә туры киләчәк.
- Ял көннәренең күбрәк булуы кайбер районнарда эчкечелек артуына сәбәп булырга мөмкин.
- Әлеге закон дәүләт эшчеләренә генә кагылачак.
Закон эш атнасын ни рәвешле кыскартырга теләвенә әлегә ачыклык кертми. Кайберәүләр чәршәмбе көнен ял көне итәргә тәкъдим итәләр. Икенчеләр, бөтенбер көнне алып ташлау рациональ түгеллегенә инанып, көндәлек эш сәгатьләрен 1 - 1,5 сәгатькә киметү яхшырак булыр иде дип саный. Халык исә, күпчелегендә эш сәгатьләрен киметүгә каршы. Эш сәгате кимесә, болай да күп булмаган хезмәт хаклары да китмиячәк дип саный.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз