Логотип Идель
Яңалыклар

Екатерина Шпица һәм Шамил Идиатуллин Казанда «Кычкырып уку көне»нең хедлайнерлары булачак

Алар китаплар белән бәйле сорауларга җавап бирәчәкләр һәм әдәбиятка ике төрле караш тәкъдим итәчәкләр.

Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә «Кычкырып уку көне»нең хедлайнерлары актриса Екатерина Шпица һәм язучы Шамил Идиатуллин булачак. Алар китаплар белән бәйле сорауларга җавап бирәчәкләр һәм әдәбиятка ике төрле караш тәкъдим итәчәкләр.

Чара 23 нче июльдә 16:00 сәгатьтә узачак. Керү ирекле, алдан теркәлү сорала.

Исегезгә төшерәбез, «Кычкырып уку көне»ндә теләге булган һәркем үзенең яраткан шигъри яки проза әсәреннән өзекне рус, татар һәм башка телләрдә укый ала. Бер сәхнәдә шәһәр халкы белән бергә артистлар, җырчылар һәм язучылар чыгыш ясаячак.

Акция турында тулырак «Вконтакте» берләшмәсендә белергә мөмкин..

Чыганак: kzn.ru

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев