Экология дип, ут йотып йөргән яшьләр өчен бәйге
Конкурс 14 яшьтән олы укучылар һәм студентларга юнәлтелгән һәм өч этаптан тора: муниципаль, региональ һәм гомумроссия (халыкара).
Яшьләргә акыл көчләрен сынар өчен менә дигән мөмкинлек! Экологик проектлар консалтингы институты (рус. Институт консалтинга экологических проектов) яшьләр өчен ачык Су конкурсы – 2023 игълан итте, дип хәбәр итә ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы. Конкурс 14 яшьтән олы укучылар һәм студентларга (бакалавр, магистрант) юнәлтелгән һәм өч этаптан тора: муниципаль, региональ һәм гомумроссия (халыкара) этаплары.
Бәйгедә “Иң яхшы инновацион проект”, “Пластиксыз су”, “Су индустриясе 4.0” (цифровизация), “Су һәм дөнья” һ.б. күптөрле номинацияләр бар. Муниципаль дәрәҗәдәге су проблемаларын хәл итүгә юнәлтелгән проектлар да хуплана, ди оештыручылар.
Конкурсның рәсми сайты һәм тулырак мәгълүмат: http://www.eco-project.org/.
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев