Логотип Идель
Яңалыклар

Экотрендлар һәм фән: технологияләр ничек камилләшә?

ТР Милли китапханәсендә экотрендлар һәм аларның технологияләр үсешенә йогынтысы турында фикер алышу оештырыла

29 нчы апрельдә ТР Милли китапханәсендә «Экотрендлар һәм фән: технологияләр аңлы куллану чорында ничек камилләшә» дигән темага дискуссия узачак.
Шәһәрлеләр экспертлар белән берлектә аңлы куллану тенденцияләренең технологияләр үсешенә ничек тәэсир итүе турында сөйләшәчәк: нәрсәне «гринтех» дип атыйлар һәм яшел сәнәгать өлкәсендәге инновацияләр ярдәмендә әйләнә-тирә мохиткә антропоген йогынты ничек кими. Спикерлар җитештерүдә һәм көндәлек тормышта кулланыла торган төп экологик уйлап табулар турында сөйләячәкләр.

Катнашучылар ябык цикл икътисадының өстенлекләре, аның ресурсларны икенчел эшкәртү белән ничек бәйле булуы, ни өчен «Индустриаль экология» термины үз-үзенә каршы килми һәм экотрендлар ничек үсәчәклеге турында фикер алышачак, дип хәбәр итә ТР Милли китапханәсе матбугат хезмәте.

Дискуссиягә спикерлар сыйфатында РФ Дәүләт Думасының экология, табигый ресурслар һәм әйләнә-тирәлекне саклау комитетының эксперт советы әгъзасы Георгий Каваносян, «СИБУР Полилаб» генераль директоры Константин Вернигоров, Татарстанда «Чиста булачак» яшьләр иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Диләрә Сатикова, ТР Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Рамил Шәрәфетдинов һәм блогер, экоактивист Чистомэн чакырылган.

Очрашу 14:30 да башлана. Катнашу өчен алдан теркәлү узарга кирәк.

Чыганак: kzn.ru 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев