Логотип Идель
Яңалыклар

«Экояз» конкурсында катнашып, Кырымга юллама от!

Татарстанда санитар-экологик икеайлык һәм «Экояз – 2021» республика акциясе башлана.

Татарстанда санитар-экологик икеайлык һәм «Экояз – 2021» республика акциясе башлана. Территорияләрне  кыш буена тупланган чүп-чардан  арындыру көчәйтелгән режимда үткәреләчәк. Быелгы сезон яңалыгы булып республика югары уку йортлары тулай торакларында калдыкларны аерым җыю буенча конкурс һәм «Иң яхшы экоишегалды» номинациясе торачак. 

Ел саен үткәрелә торган «Экояз» конкурсы ике этапта: 1 апрельдән 14 майга кадәр район этабы, 15-30 майда республика этабыузачак. Аңа гади кешеләр, волонтерлар, иҗтимагый оешмалар һәм предприятиеләр кушылырга мөмкин. 
Татарстанда экология акциясе нәтиҗәләре буенча табигатьне саклау чараларында барысыннан да актив катнашкан балалар бакчасы, мәктәп, гаилә, предприятие, муниципаль берәмлек һәм беренче тапкыр - ишегалды билгеләнәчәк. Моннан тыш, югары уку йортлары һәм урта махсус уку йортлары студентлары өчен «Халык контроле» системасы ярдәмендә законсыз чүплекләрне фотофиксацияләү буенча акция башлап җибәрәчәкләр. 

Район һәм республика этапларында җиңүчеләр дипломнар һәм кыйммәтле призлар белән бүләкләнәчәк, алар арасында – акустик колонкалар, химик һәм туристик җыелмалар, теннис өстәле, уен модуле. Иң яхшы экогаиләгә Кырымга юллама тапшырачаклар.

Конкурсның барлык нечкәлекләре ТР Экология министрлыгы сайтында 1-нче апрельдә бастырылачак. 
Ике айлык чорында Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе СанПинның контейнер мәйданчыкларын төзекләндерүгә һәм карап тотуга, каты көнкүреш калдыкларын чыгару ешлыгына, җитештерү калдыкларын эш итүгә, гомуми файдалану территорияләрен карап тотуга, урамнарны кышкы җыештырудан барлыкка килгән калдыкларны (кар) эш итүгә, каты көнкүреш калдыклары полигоннарын төзекләндерүгә һәм эксплуатацияләүгә, аларга якын территорияләрне карап тотуга карата актуальләштерелгән таләпләрен куллана башлаячак. Бу турыда бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР экология һәм табигый байлыклар министры Александр Шадриков хәбәр итте. 


Тулырак: kzn.ru
Фото: eco.tatarstan.ru;  kzn.ru

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев