Логотип Идель
Яңалыклар

Ел башыннан «Казан Кремле» музей-тыюлыгы 3 млн туристны кабул иткән

Кичә, 27-нче декабрь көнне, «Казан Кремле» музей-тыюлыгы өч миллионынчы туристын кабул итте. Санкт-Петербург кунакларын бүләкләр белән каршы алдылар.

Кичә, 27-нче декабрь көнне, «Казан Кремле» музей-тыюлыгы өч миллионынчы туристын кабул итте. Санкт-Петербург кунакларын бүләкләр белән каршы алдылар.

Ике кыз Казанга беренче тапкыр килгән һәм меңьеллык шәһәрнең истәлекле урыннарын карарга булган. Музей-тыюлык территориясендә аларны экскурсовод һәм яңа визит-үзәк белгечләре каршы алды һәм бүләкләр тапшырды.

Аларның музей-тыюлык буенча экскурсиясе тарихи урыннардан башланды. Озак вакытлы реставрациядән соң яңартылган комплекс быел ачылды. Хәзер анда җәмәгать туклануы йортлары, сувенирлар кибете һәм һөнәрчелек үзәге эшли, ә 2022 елда икенче катта универсаль күргәзмә киңлеге ачылачак, дип хәбәр иттеләр музей-тыюлык матбугат хезмәтендә.

Чыганак: kzn.ru

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев