Логотип Идель
Яңалыклар

"Ел хатын-кызы". Ел ир-аты: хатын-кыз карашы" бәйгесе башланып китте

Супер-әниләрне, уңышлы бизнес-ледиларны, талантлы мәдәният хезмәткәрләрен, танылган лидерларны, бер сүз белән әйткәндә, тынычлыкны үз гаиләсендә, коллективта һәм башка өлкәләрдә тәртипкә сала белгән югары профессионалларны бәйгедә катнашырга чакыралар.

Супер-әниләрне, уңышлы бизнес-ледиларны, талантлы мәдәният хезмәткәрләрен, танылган лидерларны, бер сүз белән әйткәндә, тынычлыкны үз гаиләсендә, коллективта һәм башка өлкәләрдә тәртипкә сала белгән югары профессионалларны "Ел хатын-кызы". Ел ир-аты: хатын-кыз карашы" республика конкурсында көтәләр.

Ноябрь башында конкурс башлануы турында оештыру комитеты игълан итте. Традицион елсаен уздырыла торган конкурс Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов ярдәме белән уза. Конкурсны оештыручы һәм башлап җибәрүче - “Татарстан хатын-кызлары” төбәк иҗтимагый оешмасы. Конкурсны оештыручылар арасында - ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы. Конкурсның партнерлары - ТР Профсоюзлар федерациясе һәм ТРда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил.

Конкурс 10 номинация буенча уздырыла. 8 номинация хатын-кызларныкы. Моннан тыш конкурста «Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» дигән махсус өлештә аерым номинацияләр - «Ир-ат - лидер» һәм «Ир-ат - игелекле йөрәк» каралган.

Конкурс 3 этапта уза: муниципаль берәмлекләрдә 2021 елның 30 ноябренә кадәр, аннары зональ турлар 2022 елның 14 февраленә кадәр. Йомгаклау этабы - конкурс финалы Казанда Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан узачак.

Чыганак: Россия хатын-кызлар берлеге

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев