Логотип Идель
Яңалыклар

«Ел студенты» Россия илкүләм премиясе финалы уза

Быел конкурс унынчы тапкыр үткәрелә.

Аның максаты – иҗат, спорт, яшьләр сәясәте, студентлар лидерлыгы, иҗтимагый эшчәнлек һәм иреклелек өлкәсендә казанышлары булган һөнәри белем бирү оешмалары студентларын хуплау, дип хәбәр итә Казан шәһәре Мэриясе «Россия яшьләр берлеге» иҗтимагый оешмасына сылтама белән.
 27-30 нчы ноябрьдә башкалада «Ел студенты» Россия илкүләм премиясе финалы уза. Конкурсның йомгаклау этабы илнең 60 төбәгеннән 400 гә якын һөнәри белем бирү оешмаларын берләштерде. Беренче тапкыр премиядә Запорожье өлкәсеннән студент катнаша.

Өч көн дәвамында конкурсантлар тестлар чишәчәк, ачык дәресләрдә, дебатларда, уеннарда катнашачак һәм проектлар төзиячәк. Сынау нәтиҗәләрен иҗтимагый, сәяси һәм фәнни эшлеклеләр, спортчылар, мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре, журналистлар һәм медиа шәхесләр бәяләячәк, диелә хәбәрдә.

Премиягә нәтиҗәләр 30 нчы ноябрьдә ясалачак. Җиңүчеләрне «Елның иң яхшы профессионалы», «Елның иң яхшы җәмәгатьчесе», «Елның иң яхшы старостасы», «Елның иң иҗади шәхесе», «Елның иң патриотик берләшмәсе», «Елның иң яхшы киберспорт клубы» һшм башка номинацияләрдә билгеләнәчәк.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев