Логотип Идель
Яңалыклар

«Ел табибы — Ак чәчәкләр» премиясенә гаризалар кабул ителә

Конкурсның төп бурычларының берсе — иң яхшы белгечләр һәм коллективларның казанышларын, аларның тармакта, республика халкы арасында алдынгы тәҗрибәсен пропагандалау

Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгы «Ел табибы — Ак чәчәкләр» премиясенә гаризалар кабул итә башлады

Премия медицина хезмәткәре һөнәренең абруен күтәрүгә, медицина персоналының төрле категорияләре буенча квалификацияле белгечләрне, шулай ук Татарстан Республикасының иң нәтиҗәле эшләүче медицина оешмаларының ачыклауга юнәлдерелгән, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы.

Конкурсның төп бурычларының берсе — иң яхшы белгечләр һәм коллективларның казанышларын, аларның тармакта, республика халкы арасында алдынгы тәҗрибәсен пропагандалау.

Нигезләмә нигезендә рәсмиләштерелгән документларны 2022 елның 1 мартына кадәр Казан шәһәре, Островский урамы, 11/6 нчы йорт, 104 каб. адресы буенча (сишәмбе 14.00 дән 18.00 гә кадәр) җибәрергә кирәк.

 

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев