Логотип Идель
Яңалыклар

ЭЛЬМИР НИЗАМОВ МИЛЛИ МУЗЕЙДА

Бүген 16.00 сәгатьтә «Музыкаль пәнҗешәмбе» циклы уңаеннан композитор, Муса Җәлил исемендәге Республика премиясе лауреаты Эльмир Низамов белән очрашу була.

Бүген 16.00 сәгатьтә «Музыкаль пәнҗешәмбе» циклы уңаеннан композитор, Муса Җәлил исемендәге Республика премиясе лауреаты Эльмир Низамов белән очрашу була.

Музейга килүчеләр Эльмирның камера әсәрләрен тере башкаруда ишетәчәк һәм аның белән шәхсән аралаша алачак, ди проект авторлары.

Иҗат кичәсендә Татарстан Республикасының атказанган артисты Эльмира Кәлимуллина, Kazan piano trio (Асия Гәрәева – скрипка, Александр Дульнев – виолончель, Татьяна Максимова – фортепиано), Данила Фадеев – кларнет катнаша.

Белешмә:

Эльмир Низамов композитор, күп санлы камера-инструменталь, симфоник һәм хор әсәрләре, романслар һәм җырлар, театр һәм кино музыкасы авторы;

- Россия Композиторлар берлеге әгъзасы, Татарстан Республикасы Дәүләт симфоник оркестры резиденты;

- Н. Г. Җиһанов исемендәге Казан консерваториясенең композиция кафедрасы өлкән укытучысы;

- зур музыкаль сәхнә әсәрләре «Алтын Казан» мюзиклы (2011 ел), «Кара Пулат» опера-риваяте (2015) авторы;

- 2015 елда «Алтын Казан» мюзиклын булдыруы һәм Татарстан Республикасы музыка сәнгатен үстерүгә зур өлеш керткәне өчен Муса Җәлил исемендәге Республика премиясе лауреаты;

Эльмир Низамов әсәрләрен башкаручылар арасында симфоник, филармония һәм камера оркестрлары, Татарстан Республикасының һәм Вена, Мәскәү, Санкт-Петербург, Киев, Түбән Новгородның заманча музыка ансамбльләре бар.

«Музыкаль пәнҗешәмбе» очрашулар циклы музейга килүчеләрне Татарстанның бай классик һәм халык музыка мәдәнияте белән таныштырачак. Кунаклар заман композиторлары, музыкантлар, башкаручылар һәм иҗат коллективлары белән очраша һәм аралаша алачак.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Теги: эльмир низамов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев