-
Нәзарәт Рамазанда махсус хәрби операция кырындагы солдатларга Татарстан мөселманнарыннан гуманитар ярдәм илтте Якынча 2 тонна авырлыктагы йөк республиканың төрле почмакларында яшәүче мөселманнар тарафыннан җыелды.
-
Ураза һәм Корбан бәйрәмнәренең көннәре расланды Ике бәйрәм дә республикада эшләми торган бәйрәм көннәре булып санала.
-
700 гә якын яшь кеше грантка дәгъва итә Җиңүчеләр үз проектларын гамәлгә ашыру өчен 300 мең сумга кадәр акча алачак. Конкурсның гомуми приз фонды 7 млн. сум.
-
XXIII дөньякүләм "Әдәби марафон"га гаризалар кабул ителә XXIII #әдәбимарафонда катнашучылар өчен төрле шәхесләр белән онлайн очрашулар, файдалы вебинарлар (үзүсеш, уңышка ирешү серләре һ.б.темалар буенча) үткәреләчәк.
-
"Исемсез кичә": яшь иҗатчыларга хәер-фатиха Габдулла Кариев исемендәге яшь тамашачылар театрында җанында шигырь уты булганнар өчен галиҗәнап шигырь кичәсе үтте. “Исемсез кичә” дип аталган чара “Идел” журналының яңа проектына - “Яңа исем” иҗат лабораториясенә рәсми старт булды.
-
Җәлил бүләге ияләре Җәлил музеенда Ел саен Балтач районындагы Муса Җәлил музее Карадуган гимназиясе белән берлектә зур чара – Муса Җәлил премиясе ияләре белән очрашу уздыра. Быелгы очрашуга шагыйрьләр – Булат Ибраһим, Рифат Сәлах һәм дирижер, аранжировка остасы Ильяс Камал килделәр.
-
К.Тинчурин театрында премьералар: “Татар теле – сәхнә теле” һәм "Аферист" К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры чираттагы премьераларын тәкъдим итәргә әзер.
-
"Идел" журналы "Исемсез кичә" уздыра «Идел» журналы «Калеб» яңа буын җыены һәм Габдулла Кариев исемендәге яшь тамашачы театры белән берлектә җанында шигырь уты булганнар өчен ГАЛИҖӘНАП ШИГЫРЬ кичәсе уздыра.
-
Стресслы хәлләргә ни рәвешле ресурслар тупларга
Элек Татарстан көнен ничек бәйрәм иткәннәр (фото)
Бүген 30 август Татартсан Республикасы көне бәйрәм ителә. Билгеле булганча, элек бу көнне Татарстан Суверенитеты көнен бәйрәм иткәннәр. Әгәр бәйрәм элеккеге исемен саклап калган булса, быел Суверенитет декларациясе үзене 29 еллыгын билгеләр иде. Хәзер исә бәйрәмне Республика көне яки, гомумән, шәһәр көне дип атаучылар да бар. Шулай да, бөтен Татарстанда бәйрәмгә бәйле чаралар шактый уздырыла. Казанда төрле яшьтәгеләр өчен бәйрәм чаралары һәм концертлар каралган.
Бу бәйрәм элек ничек бәйрәм ителгән соң?
1995 елда Камал театры каршында рок концерт булган. Кешеләрнең җылы итеп киенүенә караганда, ул елны да бу вакытта әлләни эссе булмаган.
1996 елда Кабан күлендә катерларда йөзеп узганнар. Көймә ярышлары да булган, диләр.
1996 елда Казан үзәгендә кызлар кулчатырлар белән биегән.
90нчы еллар, үзәккә зәңгәр вертолетка утырып тылсымчы һәм Чебурашка килә. Мөгаен, туңдырма да таратканнардыр әле.
Совет мультфильмнары персонажлары костюмнары кигән кешеләр суверенитет яшьтәшләренә бүләкләр тарата.
2001 елда Казанны бик матур итеп бизәгәннәр.
2001 ел. Татарстан Республикасының беренче Президенты бәйрәм котлавы белән чыгыш ясый.
2001 ел. Илһам Шакировның чыгышын карага бик күп халык җыелган.
Әкияти персонажлар Казан үзәгеннән арбага утырып бара.
Фото: kzn.ru, ТР милли музее
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз