Логотип Идель
Яңалыклар

Элеккеге хатынын кайтарырга теләп, ир ни генә эшләми. Ахыры суд белән тәмамлана

Тверь өлкәсенең Ржев шәһәр судында 29 яшьлек ирне бер хатын-кызны урлаган өчен хөкем иткәннәр.

Бу ханым — ирнең элекке хатыны. Алар никахлаша, гаилә тормышы барып чыкмый, хатын инициативасы буенча аерылышалар. Ир узган елның 28 апрелендә хатынының эшенә килә, кабат бергә яшәргә тәкъдим итә. Элекке хатыны риза булмый.

Тверь өлкәсенең Ржев шәһәр судында 29 яшьлек ирне бер хатын-кызны урлаган өчен хөкем иткәннәр.

Ирнең хатынын өенә кайтару теләге бик зур була. Ул хатынны кулыннан өстерәп машинасына алып килә һәм салонга төртеп кертә. Салонга керткәндә аның башын бәрә. Хатын бик нык карышу сәбәпле, машинасыннан бейсбол күсәге чыгарып, хатынны кыйныйм дип яный.

Машинага утырып киткәч, ул, хатын төшеп калмасын өчен авария ясыйм дип янап бара. Хатынның бәхетенә, бензины бетеп, заправкада туктый. Тоткын, машинадан чыгып йөгерә һәм ярдәм сорап кычкыра башлый.

Ирне хатынын урлауда гаепләп хөкем итә башлыйлар. Җинаять эше кузгатыла. Судта хөкем чыгарганда хатын иренә дәгъвасы булмавын, аның гаиләне сакларга теләвен хуплавын әйтә. Судьяны һәм бу хатынны урлаган ирне гаепләгән кешеләрне гаҗәпкә калдырып, боларның инде кабат бергә яши башлаулары билгеле була.

Суд хатынын урлаган ирне өч елга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм итә. 

чыганак

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев