Эльмир Низамов һәм Эльмира Кәлимуллина яңа альбомнарын тәкъдим итәчәк
Концертта яңа җырларның премьерасы да көтелә, шулай ук танылган хитлар да яңгыраячак.
Композитор Эльмир Низамов һәм җырчы Эльмира Кәлимуллина Татарстан Республикасының Милли музеенда "Мин җырымда калам" дип аталган уртак альбомнарын тәкъдим итәчәк. Тамашачылар "Алтын Казан" мюзиклының фрагментларын тыңлый алачак.
Альбомга килгәндә, ул әлеге музыкаль тандем йолдызларының икенче уртак проектлары. Беренчесе 2022 елның февралендә чыккан иде.
Эльмир Низамов - бик күпләргә таныш композитор, ул театр спектакльләре (драма һәм балет) өчен опера, музыка яза, зур симфоник партитуралар, "авангард" камералы опуслар, киномузыка һәм шулай ук эстрада җырларын иҗат итә. Спектакльләргә язган музыкасы белән "Алтын битлек" милли театр премиясе номинанты булды. Ә "Алтын Казан" мюзиклы Мәскәүдә һәм Нью-Йоркта күрсәтелгән беренче татар мюзклы буларак танылды.
Эльмира Кәлимуллина - "Голос" конкурсы финалисты, Россиянең "Көмеш тавыш" титулы иясе, Татарстанның атказанган артисты.
Шулай итеп, алар җыр, музыка сөюче тамашачыны, 26 июль көнне Милли музейда тәкъдим ителәчәк "Мин җырымда калам" альбомын тыңларга чакыралар. Альбомга Резедә Гобәева, Гөлүсә Баттал, Лилия Гыйбадуллина, халык шагыйре Ренат Харисның шигырьләренә язылган җырлары кергән.
«Идел» журналы 16+
Теги: эльмир низамов эльмира кәлимуллина мин җырымда калам
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев