Логотип Идель
Яңалыклар

Эльмира Кәлимуллинага Татарстанның халык артисты исеме бирелде

«Син бу хакта хыялландыңмы, дип сорасагыз, җавап бирәм – юк, хыялланмадым да.»

«Син бу хакта хыялландыңмы, дип сорасагыз, җавап бирәм – юк, хыялланмадым да. Әйе, мин музыка белән яшим, минем бөтен иҗатым мәдәниятебезне ярату белән сугарылган. Кечкенәдән төрле җыр бәйгеләре, фестивальләр, соңрак телевизион проектларда мин туган телемдәге җырлар башкардым. «Голос»тагы бер мизгелне искә алам. «Син нәрсә җырлыйсың?» – дип сорадылар. «Мин татар һәм рус телләрендә җырлыйм. Мин – татар кызы», – дидем. «Пиарщиклар», махсус уйлап чыгарылган, дип әйтерләр иде. Юк, бу – минем йөрәгем һәм күңелемнән чыккан җавап булды.

Минем максатым һәм миссиям, күрәсең, Аллаһы Тәгалә тарафыннан алдан билгеләнгән һәм мин үз юлымны намус, эчке яктылык һәм рәхмәт белән алып барам. Минем юлым катлаулы һәм иҗатымда татар музыкасының чагылышы башка характерда, дәрәҗәдә икәнен беләм.

Минем эчке Эльмирам хәзер бәхетеннән үксеп елый. Рәхмәтләрем чиксез. Минем канатларым тагын да ныгыды, илһамым артты. Рәхмәт гаиләмә, дусларыма. Чиксез рәхмәт, Рөстәм Нургалиевичка. Рәхмәт, Республикам! Рәхмәт, халкым!» - дип язган җырчы.

чыганак: Интертат

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев