Логотип Идель
Яңалыклар

«Елның иң яхшы татар айтишнигы» кем?

«Елның иң яхшы татар айтишнигы» өчен тавыш бир!

«Миллиард.Татар» интернет-басмасы «Ел татарлары» рейтингы кысаларында «Елның иң яхшы татар айтишнигы» номинациясенә тавыш бирүне башлады. Номинантлар өчен «Миллиард.Татар» телеграм-каналында һәм «ВКонтакте» социаль челтәрендә тавыш бирергә мөмкин, дип яза "Татар-информ". 

Татар программачыларының «иң-иң» унлыгына Forvo.com аудиосүзлеге дөньясында татар теленең зур блогын булдырган Фәһим Җиһаншин, Tatsoft рус-татар машина тәрҗемәсе системасын эшләүдә катнашкан Татарстан Фәннәр академиясенең Гамәли семиотика институты директоры Ринат Гыйльмуллин, татар телендә курслар белән «Ачык университет» платформасын эшләтеп җибәргән эшмәкәр Райнур Хәсәнов һәм аның командасы, һәм аның хезмәттәше — ясалма интеллект турында татар телендә курс һәм семинарлар авторы Сәйдәш Мифтахов кергән.

Унлыкка шулай ук Батырхан Шәйхетдинов («Татар-рус һәм рус-татар сүзлекләре өчен электрон » проектын эшләгән), Баязит Хәсәнов (Татар телен өйрәнергә ярдәм итүче «Вордли» видеоуенын булдырган), Тукай телен уен аша өйрәнү өчен chamala.ru кушымтасын эшләгән Марат Фәйзрахманов кебек яшь белгечләр дә эләккән.

 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев