-
Шәриф Камал Әдәби мәктәбендә дәресләр дәвам итә Бу атнада узачак ике дәресне Татар китабы йорты ачык форматта да уздыра. Катнашу ирекле (түләүсез), ләкин алдан теркәлү сорала.
-
Композитор Миләүшә Хәйруллинага «Тантана» премиясе тапшырылды Татар язучысы Кави Нәҗми һәм аның хатыны, танылган тәрҗемәче Сәрвәр Әдһәмованың саф мәхәббәтенә багышланган әсәр халыкара конкурслар лауреаты, композитор, педагог Миләүшәне җитлеккән талантлы композитор буларак раслады.
-
«Апуш» татар балалар театр студиясе «Театраль Идел буе» фестивалендә җиңү яулады Финалда Идел буе федераль округының барлык субъектларыннан 28 спектакль катнашты.
-
"Аулак өй - көрәш": Ничек тамырсыз яшәргә? 27 март көнне Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрында Төбакара "Аулак уй-көрәш" проектының зона ярышлары узды. Аның максаты — татар әдәбияты классикасын өйрәнү, милли йолаларны яңарту.
-
"Исемсез кичә": яшь иҗатчыларга хәер-фатиха Габдулла Кариев исемендәге яшь тамашачылар театрында җанында шигырь уты булганнар өчен галиҗәнап шигырь кичәсе үтте. “Исемсез кичә” дип аталган чара “Идел” журналының яңа проектына - “Яңа исем” иҗат лабораториясенә рәсми старт булды.
-
Җәлил бүләге ияләре Җәлил музеенда Ел саен Балтач районындагы Муса Җәлил музее Карадуган гимназиясе белән берлектә зур чара – Муса Җәлил премиясе ияләре белән очрашу уздыра. Быелгы очрашуга шагыйрьләр – Булат Ибраһим, Рифат Сәлах һәм дирижер, аранжировка остасы Ильяс Камал килделәр.
-
К.Тинчурин театрында премьералар: “Татар теле – сәхнә теле” һәм "Аферист" К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры чираттагы премьераларын тәкъдим итәргә әзер.
-
"Идел" журналы "Исемсез кичә" уздыра «Идел» журналы «Калеб» яңа буын җыены һәм Габдулла Кариев исемендәге яшь тамашачы театры белән берлектә җанында шигырь уты булганнар өчен ГАЛИҖӘНАП ШИГЫРЬ кичәсе уздыра.
-
Стресслы хәлләргә ни рәвешле ресурслар тупларга
“Элвин Грей үлгән!” (БУЛГАН ХӘЛ)
Иртән эшкә Заримә күз яшьләренә буылып килеп керде. Офистагылар барысы да аңа карап бертавыштан: ”Ни булды?”, дип карашларын төбәделәр. Заримә яшьләрен сөртеп, урындыгына барып утырды да, мескен тавыш белән: “Элвин Грей үлгән!”, дип кабат үксергә тотынды.
Хезмәткәрләрне ток тоттымени барысы да катып калдылар. Бары тик бүлек башлыгы усаллыгы белән дан казанган Халисә ханым гына: “Булмас!”, дип пышылдады.
Бу минутта офистагылар күз алдына кемне китергәндер, танылган җырчынымы, әллә Америка актерынмы, һич аңлап булмый иде. Мөгаен беренчесендер шулай тоелды.
“Кайдан ишеттең, интернеттанмы, радиодан әйттеләрме?”, дип Заримәне уратып алдык.
Заримә безнең офиста әле икенче елын гына эшли, кияүгә чыкмаган, ялгызы гына яши. Мавыкмаган нәрсәсе юк. Бераз сәеррәк тә үзе.
“Кайда, кайчан, авариягә эләккәнме?”, Заримәгә сорауларны яудырдылар гына. Ә ул һаман борынын тартып мышкылдап утыра бирә.
“Ашап үлгән…” диде бераз вакыттан соң авыр сулап.
“Ничек инде ашап???”
“Кичә апа малае белән кунакка килгән иде, шул чукынган малай хомягымны ашаткан да , ашаткан. Колбаса да биргән, чипсы да, җитмәсә су урынына кола салган. Иртәнгә Элвин Грей үлгән иде, инде”, диде дә Заримә кабат күз яшьләрен түгә башлады.
Шунда гына без Элвин Грейның әрлән (хомяк) икәнлеген аңлап алдык. Заримәгә бу кечкенә җанварны бер егетнең бүләк итүен исә төшердек. Ә ул егетнең Америка киносындагы Элвин Грейга бик ошаганын әйткән иде бит Заримә.”Элвин һәм борындыклар” киносын хәтерлисезме? Әрләнгә дә яратып Элвин Грей, дип исем биргән икән. Егет белән аерылышсалар да хомягын бик яраткан.
Офистагылар барысы да җиңел сулап куйдылар, кемдер көлеп җибәрде. Кемдер Заримәне юатырга тотынды.
Соңыннан барыбыз да җыелып аңа яңа яшь әрлән алып бирергә булдык. Бәхет, яңа мәхәббәт китерсен өчен!
Илдар Исламов
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз