-
Шәриф Камал Әдәби мәктәбендә дәресләр дәвам итә Бу атнада узачак ике дәресне Татар китабы йорты ачык форматта да уздыра. Катнашу ирекле (түләүсез), ләкин алдан теркәлү сорала.
-
Композитор Миләүшә Хәйруллинага «Тантана» премиясе тапшырылды Татар язучысы Кави Нәҗми һәм аның хатыны, танылган тәрҗемәче Сәрвәр Әдһәмованың саф мәхәббәтенә багышланган әсәр халыкара конкурслар лауреаты, композитор, педагог Миләүшәне җитлеккән талантлы композитор буларак раслады.
-
«Апуш» татар балалар театр студиясе «Театраль Идел буе» фестивалендә җиңү яулады Финалда Идел буе федераль округының барлык субъектларыннан 28 спектакль катнашты.
-
"Аулак өй - көрәш": Ничек тамырсыз яшәргә? 27 март көнне Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрында Төбакара "Аулак уй-көрәш" проектының зона ярышлары узды. Аның максаты — татар әдәбияты классикасын өйрәнү, милли йолаларны яңарту.
-
"Исемсез кичә": яшь иҗатчыларга хәер-фатиха Габдулла Кариев исемендәге яшь тамашачылар театрында җанында шигырь уты булганнар өчен галиҗәнап шигырь кичәсе үтте. “Исемсез кичә” дип аталган чара “Идел” журналының яңа проектына - “Яңа исем” иҗат лабораториясенә рәсми старт булды.
-
Җәлил бүләге ияләре Җәлил музеенда Ел саен Балтач районындагы Муса Җәлил музее Карадуган гимназиясе белән берлектә зур чара – Муса Җәлил премиясе ияләре белән очрашу уздыра. Быелгы очрашуга шагыйрьләр – Булат Ибраһим, Рифат Сәлах һәм дирижер, аранжировка остасы Ильяс Камал килделәр.
-
К.Тинчурин театрында премьералар: “Татар теле – сәхнә теле” һәм "Аферист" К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры чираттагы премьераларын тәкъдим итәргә әзер.
-
"Идел" журналы "Исемсез кичә" уздыра «Идел» журналы «Калеб» яңа буын җыены һәм Габдулла Кариев исемендәге яшь тамашачы театры белән берлектә җанында шигырь уты булганнар өчен ГАЛИҖӘНАП ШИГЫРЬ кичәсе уздыра.
-
Стресслы хәлләргә ни рәвешле ресурслар тупларга
Элвин Грей һәм Фирдус Тямаев төшкән фильмны каян карарга?
Яңалыкларда бер дә күренмәгән фильмны Татарстан киносы көннәрендә күрсәткәннәр. Фильм - музыкаль комедия, "Әпипә" дип атала. Әлеге фильмда Зө-ләй-лә төркеме, Фирдүс Тямаев, Элвин Грей һәм Дилә Нигъмәтуллина кебек танылган җырчылар төшкән.
«Әпипә» - кинопродюсер Миләүшә Айтуганованың Татарстанда прокатка чыгару өчен төшерелгән кинопроекты. Киносценарийны Миләүшә Айтуганова заказы белән язучы Марат Кәбиров язган. Бу – язучының әлеге жанрда дебюты. Режиссер – Илшат Рәхимбай. Композитор һәм саунд-продюсер – Юрий Федоров (чыганак: Татар-информ).
Комедиянең сюжеты болайрак: «Әпипә» музыкаль төркемендәге 7 кыз гастрольләрдә йөри. Әлмәттә алар концерт алдыннан паркта йөргәндә «Шайтан тәгәрмәче» аттракционында эленеп калалар. Шуңа күрә концертның икенче өлешенә генә килеп җитә алалар. Алар килгәнче, тамашачы алдында алып баручы, төркем җитәкчесе, тавыш операторы һәм костюмер чыгыш ясап өлгерә.
Фильмда «Фәридә-Алсу» дуэты һәм «Зө-ләй-лә» триосы кызлары, Алсу Әбелханова, Алинә Шәрипҗанова, Дилә Нигъмәтуллина һәм башкалар төшкән.
Мәхәббәт линиясе Тинчурин театрының яшь пары – Артем Пискунов белән Резеда Сәләховага тапшырылган. Артем - төркемгә очраклы эләккән егет, ә Резеда төркемнең костюмеры. Егеткә тормышчан киңәшләр бирүче автобус йөртүче ролендә – Фирдүс Тямаев. Тавыш операторы ролендә – Элвин Грей.
Фильмны, бәлки, ноябрь аенда республика районнары гастрольгә чыккач карап булыр. Миләүшә Айтуганова сүзләренә караганда, комедиянең бюджеты дәүләт исәбеннән булмаган, аны төшерергә Әлмәт районы хакимияте булышкан.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз