Яңалыклар
Элвин Грейга Татарстанның атказанган артисты исеме бирелде
Бу хакта җырчы Мәскәүдә узган Татар мәдәнияте көннәреннән соң Телеграм-каналында хәбәр итте.
Элвин Грейга Татарстанның атказанган артисты исеме бирелде. Бу хакта җырчы Мәскәүдә узган Татар мәдәнияте көннәреннән соң Телеграм-каналында хәбәр итте.
Башкаручы җанатарларына, бүләкне «уртак җиңү» дип атап, рәхмәт белдерде. «Рәхмәт, Татарстан. Без бергә», дип язган ул.
«Мәскәүдә «Татар мәдәнияте көннәре» чарасы вакытында мин «Татарстан Республикасының атказанган артисты» мактаулы исеме белән бүләкләндем», - дип сөйләде ул үзенең Телеграм-каналында.
Шулай ук ул «Эзли күңел» яңа җыр премьерасы буласын әйтте.
Чыганак: Татар-информ
Текст после содержания указынный в настройках
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев