Логотип Идель
Реклама
Социальная реклама
Яңалыклар

«Эрмитаж-Казан» үзәгендә «Алтын гасыр курчаклары» дип аталган яңа ел күргәзмәсе ачыла

Музейның уникаль курчаклар җыелмасыннан XIX гасыр – XX гасырның 70 нче еллары коллекцияләренең 160 тан артык экспонаты тәкъдим ителәчәк.

16 нчы декабрьдә «Эрмитаж-Казан» үзәгендә «Алтын гасыр курчаклары» дип аталган яңа ел күргәзмәсе ачыла, анда Музейның уникаль курчаклар җыелмасыннан XIX гасыр – XX гасырның 70 нче еллары коллекцияләренең 160 тан артык экспонаты тәкъдим ителәчәк.

«Казан Кремле» музей-тыюлыгы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, күргәзмәдә курчак җитештерүнең сирәк үрнәкләрен күрергә мөмкин булачак. Дөньяда мондый экспонатлар бик аз санда, һәм алар күрсәтелгән музей диварларыннан читкә чыгарылмый. 

Реклама

Күргәзмә 16 нчы декабрьдә ачыла һәм 2023 елның 22 нче гыйнварына кадәр дәвам итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев