Петр I кафтанында табылган үсемлекләрне үстерергә телиләр
Петр I костюмын реставрацияләгәндә, императорның кафтанына эләгеп калган үсемлек чәнечкеләренә тап булалар.
Белгечләр Петр I Дәүләт Эрмитажында саклана торган кафтанында табылган үсемлекләрне үстерергә телиләр. Бу хакта музейның генераль директоры Михаил Пиотровский сүзләренә сылтама белән РИА Новости мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә.
Петр I костюмын реставрацияләгәндә, императорның кафтанына эләгеп калган үсемлек чәнечкеләренә тап булалар. Чәнечкеләрне биологлар ярдәмендә билгеләргә дә өлгергәннәр: үсемлекләрнең берсе люцернаның бер төре булса, икенчесе – торилис (рус. цепкоплодник).
Алга таба биологлар биргән мәгълүмат һәм Петр I биохроникасын, аның сәфәр журналларын һәм костюм тарихын берләштерәчәкләр. Бу үз чиратында кафтанның якынча датировкасын билгеләргә ярдәм итәчәк, ди музей хезмәткәрләре.
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев