Логотип Идель
Яңалыклар

Эш атнасын дүрт көнгә калдырырга мөмкиннәр

Россиядә эш атнасын дүрт көнгә калдырырга мөмкиннәр. Әмма бер шарты бар: илдәге икътисади вазгыятьтә тискәре чагылыш тапмаска тиеш бу.

Россиядә эш атнасын дүрт көнгә калдырырга мөмкиннәр. Әмма бер шарты бар: илдәге икътисади вазгыятьтә тискәре чагылыш тапмаска тиеш бу, дип яза “РИА Новости”. Шул исәптән хезмәт хакы кимүгә, азык-төлек товарлары, продуктлар һәм хезмәтләр күрсәтү бәяләре кыйммәтләнүгә китермәскә тиеш. Дәүләт Думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты рәисе Ярослав Нилов шулай дип белдергән. 

Сораштыру нәтиҗәләре буенча, узган елда Россиядә яшәүчеләрнең яртысы чамасы дүрт көнлек эш атнасы кертү тәкъдимен хуплаган. Шул ук вакытта һәр өч кешенең берсе, хезмәт хакының кимергә мөмкин булуыннан куркып, эш атнасын кыскартуга каршы чыккан.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев