Логотип Идель
Яңалыклар

ЭШЛӘМИ ТОРГАН АТНАДА НИНДИ КАГЫЙДӘЛӘР БУЛАЧАГЫ БИЛГЕЛЕ

30 октябрьдән алып 7 ноябрьгә кадәр эшләми торган атнада нинди кагыйдәләр булачагына аңлатма бирделәр.

30 октябрьдән алып 7 ноябрьгә кадәр эшләми торган атнада нинди кагыйдәләр булачагына аңлатма бирделәр.

Киләсе атнадан Татарстанда түбәндәге чикләүләр кертеләчәк:

— коронавирус белән чирләмәгән яисә вакцина ясатмаган 60 яшьтән өлкәнрәк гражданнар өчен мәҗбүри үзизоляция режимы;

— җәмәгать туклануы хезмәтләреннән файдалану өчен 18 яшьтән өлкәнрәк кешеләр QR-код күрсәтергә тиеш. Үзең белән алып чыгу һәм өйгә чакырту кебек хезмәтләргә бу кагылмый;

— спорт үзәге, бассейн, фитнес-үзәк, аквапаркка керү өчен дә QR-код сорала;

— тамаша-күңел ачу чаралары, массакүләм чаралар оештыру тыела;

— 23.00 сәгатьтән 06.00 сәгатькә кадәр кафе һәм рестораннар эшчәнлеге тыела. Автовокзаллар һәм аэропортлардагы кафеларга бу кагылмый;

— күңел ачу учреждениеләре эшчәнлеге 23.00 сәгатьтән 06.00 сәгатькә кадәр тыела.

— сәүдә үзәкләрендә балаларга ата-анасыннан башка йөрергә рөхсәт ителми.

—  күңел ачу үзәкләре һәм комплекслары, биналарда аттракционнар, шулай ук букмекерлык конторалары, компьютер клублары, боулинг, ломбард эшчәнлеген гамәлгә ашыру тыела;

— ачык мәйданчыкларда сатудан тыш, ярминкә һәм күргәзмәләр үткәрү рөхсәт ителми;

— төнге мунча һәм сауна хезмәтләре күрсәтү тыела.

15 ноябрьдән театр, кинотеатр, цирк, концерт заллары өчен дә QR-код системасы кертелә.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев