Логотип Идель
Яңалыклар

Эшмәкәрләрне Made in Kazan форумына чакыралар

25 нче апрельдә Казанда Made in Kazan форумы узачак, ул 11 тармак буенча эшмәкәрләрне, компанияләрнең топ-менеджерларын, хакимият вәкилләрен һәм икътисад өлкәсендә экспертларны җыячак.

25 нче апрельдә Казанда Made in Kazan форумы узачак, ул 11 тармак буенча эшмәкәрләрне, компанияләрнең топ-менеджерларын, хакимият вәкилләрен һәм икътисад өлкәсендә экспертларны җыячак. Чара беренче тапкыр Global Mind форматында узачак. Проектны кризиска каршы штаб эше кысаларында даими үткәрелә торган бизнес вәкилләре белән очрашулар нәтиҗәләре буенча яңарту карары кабул ителде. «Уртак фикер алышу эшен оештыру – бик вакытлы карар», – дип билгеләде Казан Мэры Илсур Метшин Башкарма комитетта узган эшлекле дүшәмбе вакытында һәм шәһәр эшмәкәрләрен проектта катнашырга чакырды.
Кризиска каршы штаб эше кысаларында бизнес вәкилләре белән очрашулар икътисадый вәзгыять турында төгәл күзаллау булдырырга һәм кертелгән санкцияләр таләп иткән үзгәрешләр артыннан өлгерергә мөмкинлек бирә. «Бу эш үз нәтиҗәләрен бирә. Күп кенә очрашулар нәтиҗәләре буенча без эшмәкәрләргә ярдәм итүнең муниципаль чаралар пакетын кабул иттек, ул даими рәвештә тулылана», – диде шәһәр башлыгы. Сорауларның бер өлеше республика һәм федераль дәрәҗәләрдә карарлар кабул итүне таләп итә һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Дәүләт Думасы депутатлары белән берлектә тикшерелә.

«Бу уңайдан без яңадан Made in Kazan проектын оештырабыз. Апрель ахырында без мондый төрдәге ситуацияләрдә махсуслашкан бизнес вәкилләрен һәм экспертларны җыячакбыз, Казан бизнесының ничек үсеше турында сөйләшәчәкбез. Иң мөһиме – коллектив акылны куллану», - диде Мэр.

Быел чара Global Mind – күмәк фикер алышу форматында узачак. Катнашучылар экспертлар белән бергә икътисад үсешенең мөмкин булган перспективаларын билгеләячәк һәм тактик гамәлләр эшләячәк, шул исәптән яңа партнерлар булдыру юнәлеше каралачак. Очрашу ышаныч икътисадын формалаштыру принципларына багышланачак.

Башкарма комитет Аппараты җитәкчесе Булат Алеев сөйләвенчә, чара 100 катнашучыны, шул исәптән 11 тармак буенча экспертларны берләштерәчәк: авыр һәм җиңел сәнәгать, азык-төлек сәнәгате һәм авыл хуҗалыгы, хезмәт күрсәтү, төзелеш, күчемсез милек һәм девелопмент, туризм һәм спорт, югары технологияләр, логистика, медицина һәм башкалар. Эре предприятиеләр җитәкчеләре һәм бизнес вәкилләре модераторлар буларак чыгыш ясаячак. Моннан тыш, экспертлар тыңлаучылар өчен үз практикаларына нигезләнгән кыска чыгышлар әзерләячәкләр.

Проект Казан Мэриясе белән берлектә оештырылган. Катнашырга теләүчеләргә гариза тутырырга һәм проектның рәсми сайтында мотивацион хат язарга кирәк. Онлайн-трансляцияләргә барлык теләүчеләр дә кушыла ала.

Исегезгә төшерәбез, Made in Kazan проекты 2010 елдан бирле тормышка ашырыла һәм шәһәр өчен әһәмиятле вакыйга булып тора. Чараларда танылган спикерлар белән бергә актуаль темалар буенча фикер алышалар.

Чыганак: kzn.ru

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев