Логотип Идель
Яңалыклар

ЭШСЕЗЛӘР САНЫ ПАНДЕМИЯГӘ КАДӘРГЕ ДӘРӘҖӘГӘ КАЙТА

2021 елның маенда Россиядә эшсезлек 4,9% ка кадәр кимегән, дип хәбәр итә Росстат. Апрельдә эшсезлек дәрәҗәсе 5,2% тәшкил иткән.

2021 елның маенда Россиядә эшсезлек 4,9% ка кадәр кимегән, дип хәбәр итә Росстат. Апрельдә эшсезлек дәрәҗәсе 5,2% тәшкил иткән.

"2021 елның маенда 15 яшьлек һәм аннан өлкәнрәк 3,7 миллион кеше эшсез буларак классификацияләнде. Эшсезлек дәрәҗәсе 2021 елның маенда 4,9% тәшкил итте", - дип билгеләп үтә ведомство.

Шул ук вакытта, ведомство Росструд мәгълүматларына сылтама белән күрсәткәнчә, 2021 елның май ахырына халыкның мәшгульлек хезмәте органнарында 1,6 миллион граждан исәптә торган, аларның 1,4 миллион кешесе эшсез статусына ия булган, шул исәптән 0,8 миллион кеше эшсезлек буенча пособие алган.

Россиядә эшсезлекнең гомуми дәрәҗәсе пандемиягә кадәрге дәрәҗәгә якынлаша - 2020 елның мартында 3,485 миллион кеше эшсезләр буларак классификацияләнгән (агымдагы елның маенда - 3,685 миллион кеше).

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев