Логотип Идель
Яңалыклар

«Эштә мине дә шулай каршы алсыннар иде әле!..»

Күзалдына китерегез, иртә белән йокыгыз туймаганга кәефегез төшеп, эшкә киләсез. Һәм сезне анда - матур җырлары белән Илназар каршы ала...

Бер карасаң, мондый хәлнең булуы мөмкин дә түгел кебек, әмма Татмедиа медиахолдингында бик мөмкин! Чөнки бүген "Татмедиа"ның 16 еллыгы уңаеннан концерт булды. Татар эстрадасының танылган җырчысы Илназар үзенең җырларын башкарды. Эштә шулай каршы алганнары бар идеме әле сезне? Без бүген аеруча күтәренке кәеф белән йөрдек.

"Татмедиа"да шундый күркәм гадәт бар - бәйрәм уңаеннан зур тортта шәмнәр кабызалар, соңыннан аны бәйрәмдәге барлык кунакларга тараталар. Бүген дә бәйрәм тортыннан сыйландык, күңелле җырларга биедек. 

Хезмәткәрләрне "Татмедиа" Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев бәйрәм белән котлады:

- Барыгызны да бәйрәм белән тәбрик итәм. Инде 16 ел узган. Һәммәгезнең дә алга таба уңышлы эшләвен телим", - диде ул.

 «Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков та үзенең теләкләрен әйтте:

- «Татмедиа» АҖ — бүген Идел буенда иң текә компания. Безне бөтен ил белә. Биредә иң алдынгы журналистлар, редакторлар, идарәче составның зур командасы эшли. Без барыбыз да зур, җитди эш белән шөгыльләнәбез. Бу эш чыннан да бүген бик уңышлы бара», - диде ул.

Октябрь аена менә шундый бәйрәм рухы белән кердек. Интернетка чарадан фото-видеолар урнаштыргач, язылучыларыбыз: "Эх, мине дә эштә шулай каршы алсыннар иде әле!.." дип яздылар. 

Фото: "Татар-информ". Рамил Гали

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев