Фәннәр академиясендә «Парадигмалар алмашыну шартларында татар белеме» темасына сөйләшәчәкләр
Фәнни-гамәли семинар татар әдәбияты классигы, танылган публицист һәм җәмәгать эшлеклесе Гаяз Исхакыйның тууына 145 ел тулу уңаеннан оештырыла
2023 елның 24-25 апрелендә татар әдәбияты классигы, танылган публицист һәм җәмәгать эшлеклесе Гаяз Исхакыйның тууына 145 ел тулу уңаеннан «Парадигмалар алмашыну шартларында татар белеме: теория, методология, гамәл» дигән темага Халыкара фәнни-гамәли семинар үткәрелә. Әлеге чараның төп оештыручысы булып Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты тора.
Фәнни-гамәли семинар эшенең төп юнәлешләре: тарихи-мәдәни һәм иҗтимагый-сәяси контекстта Г. Исхакыйның шәхесе һәм иҗаты; Г. Исхакый һәм төрки дөнья: әдәби, тел, мәдәни аспектлар; Г. Исхакый һәм аның замандашлары – татар милләтенең лидерлары; милли мәдәниятләр үсешендә лидерларның роле; тикшеренү проблемасы буларак диаспора; милли телләрне, мәдәниятләрне, әдәбиятны өйрәнү методологиясе.
Чара кысасында түбәндәге темаларга түгәрәк өстәлләр оештырылачак:
1) «Татарлар чит илләрдә: тарих, шәхесләр, мирас»;
2) «Мәдәни чикләр: тикшеренү проблемалары һәм ысуллары».
Фәнни-гамәли семинар эшендә чит илләрдән (Азәрбайҗан, Казакъстан, Кыргызстан, Төркия), шулай ук Мәскәү, Санкт-Петербург, Казан, Новосибирск, Уфа, Яр Чаллы, Чебоксар, Ижевск, Алабуга һ.б. шәһәрләрдән галимнәр катнашачак.
Г. Исхакыйның тууына 145 ел тулу уңаеннан «Гаяз Исхакый һәм XX-XXI гасырлар татар дөньясы» темасына фәнни-гамәли семинар материаллары, шулай ук «Гаяз Исхакый. Көндәлекләр. 1 китап (1919-1920)» һәм «Гаяз Исхакый. Милли куәтләр бардыр = Есть сила в нации» җыентыклары нәшер ителә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев