Логотип Идель
Яңалыклар

«Фәнни мохит» проекты кысаларында лекция узачак

Очрашуда традицион рәвештә татар музыкасының көнбатыш музыкологиясе терминында өйрәнелүе турында сөйләячәкләр.

Бүген Казан Кремленең Гавәми урыннар ишегалдында КФУның татаристика һәм мәдәният белеме кафедрасы доценты Светлана Каркина «Татар музыкасында Көнчыгыш һәм Көнбатыш синтезы: импровизация буенча мастер-класс» дигән темага лекция укыячак, дип яза "Татар-информ".

Очрашуда казанлылар һәм шәһәр кунаклары традицион рәвештә татар музыкасының көнбатыш музыкологиясе терминында өйрәнелүен, ә аның элементлары, мәсәлән, сыгылмалы мелодик линиянең Көнчыгыш сәнгатен чагылдыруын беләчәкләр.

«Фәнни мохит» проекты кысаларында узачак лекция 19:00 сәгатьтә башлана. Очрашу урыны – буа янындагы амфитеатр. Һава торышы начар булган очракта лекцияне Гавәми урыннар бинасына күчерәчәкләр.

Керү ирекле.

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев