«FASHION TATAR»: татар Барби-Кенын эзли!
Шуңа күрә заманча милли образлар уйлый башласагыз була...
26 август "Печән базары" фестивале узачак. Алай гына да түгел, шул ук көнне "Миллиард. Татар" махсус акция үткәрә.
"Fashion tatar" милли стиль акциясендә катнашу өчен 26 августта Печән базарына килергә һәм Ш.Мәрҗәни һәйкәле янында урнашкан фотозонада фотога төшәргә кирәк. Әлеге матур фотоларны Вконтактега #fashiontatarmt хештегы белән кертү шарт.
Милли образда алсу төс булырга тиеш, кимендә бер элементыгыз шундый төстә булса, сез инде акциядә катнаша аласыз дигән сүз. Иң кызыгы - татар Барби-Кены булып киенүчеләргә аерым номинация булдырылган. Шуңа күрә заманча образлар уйлый башласагыз була...
Милли образдагы фотоларны 26 августта сәгать 10.00нан 18.30 кадәр кертергә өлгерегез. Чөнки 19.00сәгатьтә конкурсның нәтиҗәләре билгеле булачак. Әлеге акция ТР Мәдәният министрлыгы, "Печән базары", "Миллиард.Татар" һәм Татмедиа белән бергә оештырыла.
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев