Логотип Идель
Яңалыклар

Фатирдан - шәхси йортка?

Гыйнварда Татарстанда ипотекага ихтыяҗ кискен арткан - 36%ка үсеш теркәлгән.

Гыйнварда Татарстанда ипотекага ихтыяҗ кискен арткан - 36%ка үсеш теркәлгән. Өстәвенә, республика халкы ипотекага ешрак шәхси йортларны ала башлаган. Бу хакта ТР буенча Росреестр идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Әйтик, гыйнварда Татарстанда торак йортларга 700 ипотека теркәлгән, шулай ук 2,4 мең - җир кишәрлекләренә.

"Әгәр узган ел гыйнварда нәкъ менә җир кишәрлекләренә ипотеканың кискен үсеше күзәтелгән булса, быел - торак йортларга. Шәһәр читендәге күчемсез милеккә ихтыяҗ булу бәхәссез.  Без барлык объектлар буенча да үсеш динамикасын күрәбез. Мәсәлән, фатирларга ипотека күләме 17 процентка, торак булмаган биналарга - 18 процентка, машина урыннарына - 37 процентка арткан. Барлыгы, безнең мәгълүматларга караганда, агымдагы елның гыйнварында 7,3 мең ипотека теркәлгән, бу үткән ел белән чагыштырганда 12 процентка күбрәк», - дип билгеләп үтте идарә җитәкчесе урынбасары Лилия Борһанова.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев