Әфганстанда татар теленнән беренче дәрес булды
Искәртәбез, Әфганстан Ислам Республикасында якынча 700 мең татар яши.
Әфганстан Ислам Республикасында якынча 700 мең татар яши. Бүген Әфганстан татарлары өчен татар теленнән беренче дәрес булды.
«Без Әфганстан татарларының татар телен өйрәнү теләген хуплыйбыз. Чикләр ачылгач, дәреслекләр белән тәэмин итү мөмкинлеге барлыкка киләчәк», — диде Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров онлайн очрашуда.
Әфганстан татарларының татар телен өйрәнергә теләве турында Милли Совет рәисе Васил Шәйхразиев катнашында телекүпердә әйтелгән иде. Очрашуда Вице-премьер Бөтендөнья татар конгрессының курслар оештыру мөмкинлеге булачак дип ышандырды.
«Бүгенге дәрес уңышлы узды. Онлайн-курсларда катнашучылар алфавитны һәм „Танышу“ темасын өйрәнделәр. Бөтендөнья татар конгрессының якын һәм ерак чит илләрнең татар иҗтимагый оешмалары белән эшләү буенча бүлек җитәкчесе Ленара Кутеева сүзләренчә, Әфганстанда яшәүче ватандашлар арасында татар телен өйрәнергә теләүчеләр бик күп. Киләсе дәресләрдә аларның саны артачак», диелә хәбәрдә.
«Идел» журналы 16+
Галерея
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев