Логотип Идель
Яңалыклар

«Финико» вкладчылары Доронинны яклый

"Финико" вкладчылары кичә Казанда тоткарланган Кирилл Доронинга ярдәм йөзеннән петиция төзегәннәр.

"Финико" вкладчылары кичә Казанда тоткарланган Кирилл Доронинга ярдәм йөзеннән петиция төзегәннәр. Бизнесмен тарафдарлары ике айга арестны читкә китмәү турында язуга алмаштыруны сорыйлар.  "Чикләү чарасын үзгәртергә һәм FINIKO компаниясе инвесторларына кертелгән акчаларны кире кайтару буенча эшчәнлекне дәвам итәргә мөмкинлек бирүне сорыйбыз", - диелә петициядә. 

"Финико" финанс пирамидасы түгел, ә Доронин - трейдерларны беркайчан да алдамаган сүз кешесе, дип раслана петициядә. Ул гына да түгел, Доронин беркайчан да табышка вәгъдә бирмәде, ә моның урынына инвестицион куркынычлар турында даими кисәтеп торды, дип билгеләп үтелә коллектив текстта.  Электрон петициягә 4 меңнән артык кеше кул куйган инде.

Исегезгә төшерәбез, Казанның Вахитов суды "Финико" компаниясенә нигез салучы Кирилл Доронинны 28 сентябрьгә кадәр ике айга кулга алу турындагы тикшерү үтенечен канәгатьләндерде. Бу вакытны Үзәк банк "финанс пирамидасы" дип таныган компаниягә нигез салучы СИЗОда үткәрәчәк.

Чыганак: Шәһри Казан

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев