Логотип Идель
Яңалыклар

Фәнис Яруллинның язмышына багышланган спектакль: Кайда? Кайчан?

19 мартта 19.00 сәгатьтә Мәскәүнең Татар мәдәнияте үзәгендә Фәнис Яруллин әсәрләре буенча Раил Садриев сәхнәләштергән «Киек каз юлы» моноспектакле күрсәтеләчәк.

«Киек каз юлы» - Татарстанның халык шагыйре Фәнис Яруллинның язмышына багышланган спектакль.

Татарстан Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, моноспектакльдә шулай ук Буа дәүләт драма театры артистлары Илфир Солтанов һәм Айгөл Сәгыева катнаша.

Моноспектакль актерның тамашачы белән күзгә-күз карап, җанлы аралашуының шаһиты булу һәм хәтта сораулар биреп, аларга җавап ишетү мөмкинлеген дә бирә.

19 мартта 19.00 сәгатьтә Мәскәүнең Татар мәдәнияте үзәгендә (Әсәдуллаев йорты) Фәнис Яруллин әсәрләре буенча Раил Садриев сәхнәләштергән «Киек каз юлы» моноспектакле күрсәтеләчәк. Моноспектакльнең нигезен Фәнис Яруллинның төрле елларда язган шигырьләре, «Җилкәннәр җилдә сынала» дигән автобиографик повесте һәм истәлекләре тәшкил итә, диелә хәбәрдә

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев