Логотип Идель
Яңалыклар

«Фәнни Татарстан» - республиканың фән тормышын яктырта

«Фәнни Татарстан» журналының 2022 елдагы чираттагы, өченче саны, дөнья күрде.

«Фәнни Татарстан» журналының 2022 елдагы чираттагы, өченче саны, дөнья күрде.

«2014-2022 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү» дәүләт программасы кысаларында нәшер ителә торган журнал тел белеме материаллары белән ачыла. Бу хакта ТР Фәннәр академиясенең рәсми сайты хәбәр итә.  Яңа санда «Әдәбият белеме», «Халык иҗаты», «Тарих битләре», «Сәнгать», «Фәнни мирас» кебек рубрикалардагы һәм халкыбыз тарихында эз калдырган галимнәребезнең юбилейлары уңаеннан әзерләнгән материаллар белән танышырга мөмкин. 
  
   Хәзерге тел белеменең актуаль юнәлешләренең берсе – шәхесне үз сөйләме аша яки башка кешеләр тарафыннан язма һәм телдән тәкъдим ителгән характеристикалар буенча өйрәнү. Филология фәннәре кандидаты, КФУның гомуми тел белеме һәм тюркология кафедрасы доценты Эльвира Денмөхәммәтова һәм магистр Илзия Гарипованың фәнни мәкаләсе кешене фразеологик берәмлекләр аша тасвирлауга һәм бәяләүгә багышланган. Шул ук бүлектәге икенче мәкаләдә (филология фәннәре кандидаты, ТӘҺСИнең гомуми лингвистика бүлеге фәнни хезмәткәре Миләүшә Вәлиева) иске татар телендә кеше характерындагы сыйфатларны аңлатучы лексик антонимнар XVII–XVIII гасыр әсәрләре мисалында анализлана. 
    
 Билгеле бер территориягә хас булган сөйләм бу җирлектәге халыкның традицион мәдәниятен өйрәнүдә төп материалларның берсе булып тора. Филология фәннәре докторы, ТӘҺСИнең диалектология һәм лексикология бүлеге өлкән фәнни хезмәткәре Лениза Хәбибуллина мәкаләсендә татар теленең урта диалекты Минзәлә сөйләше материалында йола текстларының кайбер синтаксик үзенчәлекләре тикшерелә. 


     Филология фәннәре кандидаты, «Адымнар» полилингваль комплексының татар теле һәм әдәбияты укытучысы Рамил Ханнанов бүгенге көн әдәби әсәрләре мисалында телнең актуаль мәсьәләләрен карап, әдәби традицияләрне, телнең чисталыгын сакларга, камилләштерергә омтылырга чакыра. 
   

 Текстларны бер телдән икенчесенә нейрочелтәрле машина ярдәмендә тәрҗемә итүнең популярлыгы гаҗәп түгел – ул тизлекне арттыра, тәрҗемә итү процессын җиңеләйтә. Филология фәннәре кандидаты, КФУның билингваль һәм цифрлы белем бирү кафедрасы доценты Булат Хәкимов һәм ТР Фәннәр академиясенең Гамәли семиотика институты фәнни хезмәткәре Марат Шәеховның «Русча-татарча машина тәрҗемәсе өчен параллель текст корпусында җөмләләр тәңгәллеге» дип аталган мәкаләсендә машина тәрҗемә системаларын эшләгәндә ике телдәге әзер параллель текстларның эквивалентлыгы проблемалары, аларның тәрҗемә сыйфатына йогынтысы турында сүз бара. 
   

 2022 елда күренекле татар шагыйре Г. Кандалыйның тууына 225 ел тулды. «Әдәбият белеме» рубрикасы астында бу уңайдан филология фәннәре кандидаты, ТӘҺСИнең халык иҗаты бүлеге өлкән фәнни хезмәткәре Рузия Сафиуллинаның «Татар шагыйре Габделҗәббар Кандалый шигъриятендә әдәбиятара багланышлар: заманча караш» мәкаләсе игътибарга лаек. «Рәсәлә-л-иршад» һәм «Кыйссай Ибраһим Әдһәм» шигырьләре мисалында автор әлеге әсәрләрнең мөселман көнчыгышының суфи һәм дини-дидактик әдәбият традицияләрендә барлыкка килүен, шагыйрьнең үз иҗатында әдәбиятлар аралашу традициясенә тугрылыгын ассызыклый.

 Моннан тыш татар тарихы, мәгарифе сәнгатенә кагылышлы әтрафлы язмалар да укучы игътибарын җәлеп итәчәк. 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев