“ФОЛЬКЛОР ҺӘМ ЭТНОМӘДӘНИ ҮЗТӘҢГӘЛЛЕК” ТЕМАСЫНА АКТУАЛЬ СӨЙЛӘШҮ
2021 елның 17 февралендә «Фольклор һәм этномәдәни үзтәңгәллек» темасына түгәрәк өстәл үткәрелә. Чараның төп оештыручысы – Татарстан Республикасы Фәннәр акдемиясенең Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты.
2021 елның 17 февралендә «Фольклор һәм этномәдәни үзтәңгәллек» темасына түгәрәк өстәл үткәрелә. Чараның төп оештыручысы – Татарстан Республикасы Фәннәр акдемиясенең Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты.
Телләрне саклау һәм үстерү, үзтәңгәллек, милли-мәдәни үзенчәлекләрне саклау һәм киләчәк буыннарга тапшыру, милләтләрнең үткәнен һәм киләчәген билгеләү кебек мәсьәләләр бүген Россиянең төрле төбәкләрендә яңадан кискенләшеп, күпмедер күләмдә иҗтимагый фикерне кузгатучы факторга әйләнә бара. Бу вазгыять, иң беренче чиратта, Татарстаннан читтә гомер итүче милләттәшләребезгә тәэсир итә, аларны тарихи, сәяси, социаль-мәдәни характердагы уйлануларга, эзләнүләргә этәрә. Үз чиратында, фәнни җәмәгатьчелек тә болар хакында уйлана, төрле елларда тел белеме, социология, тарих, сәясәт белеме өлкәләрендә эшләүче галимнәрнең фактик материалларга нигезләнеп саллы фикерләр әйткән, күзәтүләре белән уртаклашкан фәнни хезмәтләре дөнья күрде.
"Фольклор һәм этномәдәни үзтәңгәллек" - хәзерге фәндә актуаль һәм аз өйрәнелгән проблема.
Чарада түбәндәге мәсьәләләр буенча фикер алышу күздә тотыла:
– татар халкының этник үзтәңгәллеге мәсьәләләре
– татар халкының мәдәни үзтәңгәллеге мәсьәләләре
– татар халкының рухи дөньясында фольклорның роле
– Россия регионнарында милли эпик фольклор
– Башкортстан татарлары фольклоры һ.б.
Түгәрәк өстәлнең эш тәртибе:
9.30-10.00 –катнашучыларны теркәү;
10.00 -11.30 – түгәрәк өстәл.
Үткәрү урыны: Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Кече залы (Казан шәһәре, Бауман урамы, 20 йорт).
Конференция «ZOOM» системасы аша да үткәрелә, дип хәбәр итә Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты.
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев