Логотип Идель
Яңалыклар

Фронтта булган татар композиторларына багышланган күргәзмә ачыла

Әлеге күргәзмә -ТР Милли музее һәм аның филиалы, композитор Нәҗип Җиһанов музее проекты.

28 апрельдә 15:00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Милли музеенда «Җиңү симфониясе» дип аталган татар фронтовик композиторларга багышланган күргәзмә ачылачак.  Әлеге күргәзмә -ТР Милли музее һәм аның филиалы, композитор Нәҗип Җиһанов музее проекты. Ул Бөек Ватан сугышы фронтларында сәнгать кешеләре, шул исәптән татар композиторлары да сугышканлыгы турында сөйли. Татар музыкасы белән кызыксынучылар, һичшиксез, үзләре өчен яңа нәрсәләр ачачак.

Күргәзмәдә кешеләрнең тормышы, иҗаты һәм сугыш юллары аларның шәхси әйберләре, фронт хатлары, фотолары, нота кулъязмалары аша ачып бирелә, дип хәбәр итә Татарстан Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте.

Күргәзмәдә «Шүрәле» татар балеты авторы, 1943 елда хәрби биремне үтәгәндә батырларча һәлак булган Фәрит Яруллинның фронт хатларын, 1945 елда куелган «Шүрәле» спектакленнән фотоны һәм төп персонаж – Батырның түбәтәен күрергә мөмкин булачак. 

Кызыл Армия сугышчылары арасында популяр булган сирәк грампластинкалар һәм музыка коралларыннан тальянка, вальторна; шулай ук ХХ гасыр уртасында Чехословакиядә эшләнгән баритон – тынлы инструмент тәкъдим ителә.

Күргәзмә 15.00 сәгатьтә ачыла. Ачылышта Казан консерваториясе студентлары башкаруында вокаль музыка яңгыраячак.

Күргәзмә музейда 21 майга кадәр эшләячәк.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев